Медицина хезмәтләре һәм дару чыгымнарына салым “вычетын” ничек алырга?

Түләп дәваланган очракта, медицина хезмәте һәм дару чыгымнары өчен салым “вычеты” алырга мөмкин. “Вычет” каралган медицина хезмәте төрләренең тулы исемлеге Россия Хөкүмәтенең 8 апрель, 2020 ел, № 458 карарында билгеләнгән.

“Вычет” алу өчен иң зур чыгым суммасы итеп елына 120 мең сум билгеләнгән. Дәваланган кешегә шуның 13 проценты, ягъни 15 600 сум кире кайтарыла. Ләкин барлык социаль “вычет”ларның еллык лимиты бу. Ягъни 120 мең сумнан артыграк торган уку өчен “вычет” алу планлаштырылган икән, медицина хезмәтләренә аны рәсмиләштерүдән мәгънә юк: барыбер шул 15 600 сум гына кире кайтарылачак.
Шул ук вакытта кыйммәтле дәвалануга салым “вычеты” кагыйдәдән искәрмә булып тора. Мондый очракта социаль “вычет” кешенең чынбарлыкта тотылган бөтен чыгымын исәпкә алып, шуның 13 проценты кире кайтарыла. Кыйммәтле дәвалану “вычет” ына калган башка социаль салым “вычет”лары кушылмый.
Медицина хезмәтләренә һәм даруларга салым “вычетын” эш бирүчедән яки салым органыннан алырга мөмкин:
–эш бирүчедән ел дәвамында салым “вычеты” алу тәртибе болайрак. Салым органына социаль cалым “вычет”ына хокукыңны раслау турында гариза тапшырасың. Бухгалтерия, бөтен “вычет” күләмен алып бетергәнче, сездән НДФЛны тотып калмый.
– ел тәмамланганнан соң салым органына 3-НДФЛ буенча декларация һәм кирәкле документларны тапшырасың.
Ике очракта да тиешле документлар тапшыру таләп ителә. Медицина хезмәтләренә түләү буенча салым “вычеты” алу өчен түләгәнлеккә белешмәнең төп нөсхәсе кирәк. Аны муниципаль, шулай ук медицина эшчәнлегенә лицензиясе булган шәхси клиникалардан алырга мөмкин. Даруларга салым “вычеты” алу өчен № 107-1/у формасындагы рецептның төп нөсхәсен тапшыру шарт. Түләүле медицина хезмәтләрен салым түләүченең әти-әнисе, яки балалары алган очракта, туганлыкны раслаган документ күчермәсе, әйтик, туу турында таныклык та тапшыру сорала.
Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе электрон хезмәтләр алуга күчәргә чакыра. Теләсә кайсы хезмәтне “Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц” сервисы һәм “Налоги ФЛ” мобиль кушымтасы аша алырга, шулай ук 3-НДФЛ декларациясен дә юлларга мөмкин.


Фикер өстәү