Блогер Рөстәм Нәбиев: “Бәйрәм кайгысы калмады”

Бүген танылган Уфа блогеры Рөстәм Нәбиевка 30 яшь тула. Ул шушы яшенә җитүенә сөенә. Тормышның бөтен ачысын-төчесен татып, яшәүнең ямен, гомернең кадерен белә торган вакытка җиттем, ди ул. Без Рөстәмне туган көне белән котлап шалтыраттык һәм хәлләрен белештек.

– Кемнәрдер утызга җитәм инде дип моңая. Ә мин киресенчә, шатланам гына. Шөкер, гаиләм, ике балам бар. Кечкенәдән авырлыклар күреп үскәнгәме, мин һәр көннең кадерен белергә тырышам. Авырлыклар мине көчле итте, – ди ул. – Башта туган көнемне зурлап уздырмакчы идем. Әмма илдәге хәлләрне уйлагач, сабыр итәргә булдым. Аннары кинәт кенә әтинең үлеме бөтен планнарны үзгәртте. Туган көн кайгысы калмады миндә.

Рөстәм әтисен сагынып искә алды. Әле менә шушы көннәрдә төшенә дә кергән. Өйләренә керә торган ишекне ачмакчы булып: «Улым ишекне ачып булмый бит», — ди икән.

Исегезгә төшерәбез, Илгиз абый эшләп йөргән җиреннән хәлсезләнеп китеп, өйалдындагы креслога утырган килеш үлеп киткән иде. Табиблар «йөрәк», дигән. Рөстәм исә әтисенең бервакытта да сәламәтлегенә зарланмавын әйтте.

– Әти безне кичтән озатып калды, иртәгесен инде исән түгел иде. Шуңа да якын кешеләрегезне кадерләп калыгыз. Соңгы вакытта әтием белән аралашуыма, яхшы мөнәсәбәттә булыма сөенәм. Ул сеңлемне укырга кертергә, аңа фатир алырга кирәклеген гел әйтә иде. Хәзер инде сеңлемне мин кайгыртачакмын, – ди Рөстәм.
Ә без исә Рөстәмгә барлык хыялларын тормышка ашырыр өчен ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш, озын гомер телибез.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Казарма ишелеп, аяксыз калган Рөстәм Нәбиев Эльбрус тавына менде: «Елаган чаклар да булды»


Фикер өстәү