Авылда яшәүче ир мотоблокта әйләнеп үлгән

13 май иртәсендә Нуриман районында үлем очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә Башкортстанның ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.

Кызыл Чишмә авылының Калинин урамында 60 яшьлек ирнең үргә менеп барганда «Нива» маркалы мотоблогы сүнеп калган һәм ул аска тәгәрәгән. Алган тән җәрәхәтләреннән ир шунда ук үлгән.

 


Фикер өстәү