Бөгелмә юлында — өч кешенең, Әлмәт – Мөслим юлында ике яшь кызның гомере өзелгән

Гыйнварның беренче атнасында республика юлларында 47 юл һәлакәте теркәлгән. Ни кызганыч, аларда 7 кешенең гомере өзелгән. Машинасы салкынга бирешеп, юлда «катып калучылар» да бар. ЮХИДИ хезмәткәрләре бу көннәрдә, гомумән, ерак юлга чыкмаска киңәш итә.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, 1–7 гыйнвар көннәрендә республикада 47 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 77 кеше имгәнгән, 7 кеше һәлак булган. Куркыныч нәтиҗәгә китергән юл һәлакәтләренең күбесе каршы як полосага чыгуга бәйле, дип кисәтә ЮХИДИ хезмәткәрләре.

Бөгелмәдә юл фаҗигасендә берьюлы өч кеше үлгән. Юл һәлакәте 2 гыйнвар көнне Казан – Оренбург юлында чыккан. Әйтүләренә караганда, «Honda» машинасын йөртүче тизлекне чамадан тыш арттырган һәм, каршы як полосага чыгып, «Opel» автомобиленә бәрелгән. «Honda» машинасын йөртүче һәм аның пассажиры һәлакәт урынында ук җан биргәннәр. Зыян күрүчеләр арасында ике яшьлек сабый да бар. «Бала махсус утыргычта була», – дип тә искәртә ЮХИДИ хезмәткәрләре. Әмма өйгә исән-сау әйләнеп кайту өчен өлкәннәрнең юл кагыйдәләрен тиешенчә үтәве дә кирәк шул. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сүзләренә караганда, әлеге очрак буенча тикшерү эше башланган.

Әлмәт – Мөслим юлында килеп чыккан юл һәлакәте дә тетрәндерде. Фаҗигадә ике үсмер кыз һәлак булган. Алдан алынган мәгълүматларга караганда, «Hyundai» машинасын йөртүче тизлекне чамадан тыш арттырган һәм, каршы як юлга чыгып, «Toyota» автомобиленә бәрелгән. «Toyota» машинасындагы 17 һәм 19 яшьлек ике пассажир үлгән. Ике машина йөртүчене дә төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатканнар.

Юлда уяулыкны югалтырга ярамый. Бигрәк тә, хәзерге кебек һава торышы кискен суыткан көннәрдә рульдә аеруча да сак булырга киңәш итәләр. Юллардагы бозлавык – бер хәл, салкында «тимер ат»ның үзен ничек тотачагын да алдан фаразлап булмый.

Ялларда Казан – Ульян  трассасында машинасы сүнеп калган йөртүчегә коткаручыларга шалтыратудан башка чара калмаган әнә. Гадәттән тыш хәл Буа районында килеп чыккан. Коткаручыларга машина йөртүче һәм бер пассажирны кайнар чәй белән сыйлап кына калмыйча, юлда «катып калган» автомобильне дә җылытырга туры килгән. Моңа охшаш хәл Казанда да килеп чыккан. Салкынга «тимер ат»лар да бирешә. ЮХИДИ хезмәткәрләре бу көннәрдә, гомумән, ерак юлга чыкмаска киңәш итә.

Рульгә утырырга туры килә икән, юлга кузгалганчы автомобильне яхшылап тикшереп чыгарга кушканнар. Бигрәк тә дизель ягулыгыннан файдаланучы «тимер ат»ларга суыклар куркыныч. Юлда гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, 8(843)5-333-888 телефон номерына шалтыратып, Татарстан Дәүләт автоинспекциясенә хәбәр итәргә кушканнар. Юлларда сак булыгыз!


Фикер өстәү