Казанда коммуналь “тәмуг”: түшәмнән кайнар су ага, лифт эшләми

Подъездда җылылык торбалары суыкта катып шартлаган.

Казанның “Кояшлы шәһәр” торак комплексындагы бер йорт подъездыннан кайнар су агып чыккан. Коммуналь “тәмуг”ны видеога төшереп алганнар.

“ВТатарстанеПоймут” телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, төзүчеләр Бакый Урманчы урамындагы 4нче йорт тамбуры аша җылылык торбалары үткәреп калдырган икән. Суыкта алар шартлаган.

Шул сәбәпле 4 корпусның 2нче подъездында яшәүчеләр инде ике көн буе чатнама суыкта җылысыз яшәргә мәҗбүр. Идарәче компания, килеп туган хәлдән ничек тә чыгу юлын табу өчен, җылылык пушкалары урнаштырган. Алар суыкта каткан торбаларны җылытырга тиеш булган. Әмма торбалар барыбер шартлаган. Нәтиҗәдә подъезд түшәменнән шытырдап торган кайнар су ага башлаган. Идәндә тубыктан су җыелган.

Кайнар пардан янгын сигнализациясе эшли башлаган, лифтларның ишекләре ябылган. Баскыч ишеге йозакка бикләнгән булуы сәбәпле, кешеләр керә дә, чыга да алмый.


Фикер өстәү