Яман шештән гомере өзелгән актриса Нәркәс Юмагузинаның ире: «Ул һәрвакыт дөресен сөйләде, турысын әйтте»

7 гыйнварда Башкортстанның атказанган артисты, Салават дәүләт Башкорт драма театры актрисасы Нәркәс Юмагузина 40нчы яшендә вафат булуы турында хәбәр иткән идек.

Салават дәүләт башкорт драма театры актеры, Нәркәснең ире Мирас Юмагузин «Интертат» хәбәрчесенә сөекле хатыны белән очраша башлаган, кавышкан вакытлары турында сөйләгән.

– Мин Нәркәсне беренче тапкыр 2002 елда Уфа каласына укырга керергә килгәч күрдем. Бер төркемдә укыдык. Мин исә аны 4 ел буе читтән генә күзәтеп, аңа сокланып йөрдем. Бары тик 2006 елда гына, без төркемебез белән Салават театрына практика узарга килгәч, аның белән якыннанрак аралаша башларга кыюлыгым җитте. Без очраша башладык һәм 2007 елда гөрләтеп туй уздырдык.

Нәркәс, иң беренче чиратта, искиткеч яхшы әсәй булды! Якшы кәләш! Саф башкорт кызы! Нәркәс һәрвакыт дөресен сөйләде, турысын әйтте һәм башкалардан да шуны таләп итте.

Кызганыч, авыру Нәркәсемне безнең арадан алып китте. Авыруы соңгы көнгә кадәр үзен белдертмәде шул. Ләкин «өметсез шайтан гына» диләр. Азакка кадәр, аякка басар, дип өметләндек… Соңгы көннәрен реанимациядә үткәрде, аралаша алмадык, – дигән ул.


Фикер өстәү