39 яшьлек атказанган театр артисты вафат булган

7 гыйнварда Башкортстанның атказанган артисты, Салават дәүләт Башкорт драма театры актрисасы Нәркәс Юмагузина 40нчы яшендә вафат булды, дип хәбәр итә «Башинформ».

Актриса озак вакыт баш миендәге яман шеш авыруы белән көрәшкән. Ул республика хастаханәсендә дәваланган. Хезмәттәшләре аңа тернәкләнү өчен акча җыюны оештырган булган. Барлыгы ике операция ясалган булган.

Мәрхүмәнең ике кызы калган. Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз!


Фикер өстәү