Кичә Татарстанның Яшел Үзән районында «Нива» автомобиле ашыгыч ярдәм машинасы белән бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ» га авария шаһитлары хәбәр иткән.
Юл-транспорт һәлакәте Айша авылының Мәктәп урамында булган. Кешеләр сөйләвенчә, бәрелүдән ике машина да ауган, ә җиңел машина юл читенә төшеп киткән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, «НИВА» шоферы һәм ике фельдшерга табиблар ярдәме кирәк булган.