Whatsappта үзгәрешләр көтелә. Ул бар кешегә дә кагылачак

Киләсе атналарда Whatsapp барлык кулланучыларга җибәрелгән хатларны, җибәргәннән соң 15 минут эчендә редакцияләү мөмкинлеге бирәчәк.

Кулланучыларга хаталарны төзәтергә яки җибәрелгән хәбәрләргә өстәмә мәгълүмат өстәргә мөмкинлек бирәчәк. Хәбәрне редакцияләү өчен, хатка басып торырга кирәк, аннары менюда «үзгәртергә» дип сайлыйсы.

Әңгәмәдәш «үзгәртелгән» билгесен күрәчәк, әмма үзгәрешләр тарихын карый алмаячак..


Фикер өстәү