Актаныш районында булган юл транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бер кеше үлгән

Кичә Татарстанның Актаныш районында М7 юлының 1145 километрында Volkswagen җиңел автомобиле белән Sitrak йөк машинасы бәрелешкән.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә «Челнинские известия»гә хәбәр итүләренчә, беренчел мәгълүматлар буенча, 41 яшьлек җиңел автомобиль йөртүчесе, Уфа ягыннан Мәскәү юнәлешенә хәрәкәт иткәндә, каршы хәрәкәт полосасына чыга, анда 52 яшьлек машина йөртүче идарә иткән йөк машинасы белән бәрелешә.

Бәрелүдән фура юл читенә төшкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Volkswagen автомобиле йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында вафат була.


Фикер өстәү