220 км/сәг тизлек белән машина куучының бәрелүдән күзләре чыккан

Бүген Башкортстанның Иглин районында дүрт машина катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте булган.  Бу хакта төбәк ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәнге тугызларь тирәсендә Самара — Уфа — Чиләбе трассасының 1525нче чакрымында «Volkswagen Passat», «Mercedes-Benz Actros», «Skania» һәм «Лада Нива» машиналары  бәрелешкән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә 23 яшьлек «Volkswagen» йөртүче һәм «Нива» машинасы белән идарә итүче 71 яшьлек ир төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган.   Социаль челтәрләрдә шаһитләр «Volkswagen» йөртүчесенең бәрелүдән күзләре чыкканлыгын, спидометрында сәгатенә 220 километр күрсәткече калганлыгын, икенче зыян күрүченең умыртка баганасына зыян килүен хәбәр итәләр.


Фикер өстәү