Бүген иртән Бабынинодан ерак түгел Калуга-Вязьма юлында «Шевроле Круз» һәм «Мицубиси Фусо Кантер»йөк машинасы бәрелешә. Авариянең нечкәлекләре турында төбәк ЮХИДИ идарәсендә сөйләделәр, дип яза «Калуга news».
Пәнҗешәмбе көнне, 5 августта 7: 30 сәгатьтә «Калуга-Вязьма» автомобиль юлында юл-транспорт һәлакәте була. Chevrolet Cruze белән идарә иткән машина йөртүче каршы як юлга чыккан һәм Mitsubishi йөк автомобиле белән бәрелешкән. Бәрелүдән йөк машинасы кюветка төшеп китә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүче һәлак булган, Mitsubishi Fuso машина йөртүчесе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Юл-транспорт һәлакәтләренең барлык шартлары ачыклана.