Чаллы һәм Зәй арасындагы трассада фура һәм җиңел машиналар бәрелешкән, бер кеше үлгән

Татарстан юлында, Чаллы һәм Зәй шәһәрләре арасында, йөк автомобиле һәм берничә җиңел машина бәрелешкән.

Шаһитлар «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, авариядә бер кеше һәлак булган, тагын бишесе төрле тән җәрәхәтләре алган. Юл һәлакәте булган урынга полиция хезмәткәрләре килгән, алар авариянең нечкәлекләрен ачыклый.
Валентин Кулагин

Фотолардан күренгәнчә, ике автомобиль юл читенә төшеп киткән, йөк машинасы кузовы белән бөтен юлны ябып куйган.

Автокаланың үз хәбәрчесе агентлыкка хәбәр иткәнчә, KIA автомобиле каршы як полосага чыккан һәм фура белән бәрелешкән. Шуннан соң йөк машинасы да каршы як полосага чыккан һәм аңа бер-бер артлы Volkswagen, Mitsubishi, «Жигули» автомобильләре килеп бәрелгән. Авариядә Mitsubishi шоферы һәлак булган.


Фикер өстәү