Кирәкле эш: «Мәрхәмәтле Татарстан – 2021» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

 «Мәрхәмәтле Татарстан – 2021» бәйгесенең гран-при иясе  булып Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студенты Лиана Фәйзуллина табылды. Чарада төрле юнәлешләр буенча иң яхшы волонтерларны сайладылар. Сүз уңаеннан, бүген  республикада үзиреклеләр хәрәкәтендә 80 меңнән артык кеше катнаша.

Лиана бу эш белән инде 5 ел дәвамында шөгыльләнә. Пандемия башлангач, үз командасы белән «Без бергә» волонтерлык штабында эшләп, өлкәннәрнең өйләренә азык-төлек, дарулар китерүдә булышкан. Быел Якутиядә урман янгыннары вакытында җирле халыкка ярдәм иткән.

– Узган ел «Без бергә» бөтенроссия үзара ярдәм акциясенең «Ел волонтеры» номинациясендә җиңү яулаган идем. Шушы вакыт эчендә волонтерлык хезмәтем шактый киңәйде. Эшемнең коронавирустан зыян күргән кешеләргә, «кызыл» зоналарда ятучыларга файдасын тойдым. Шулай итеп, «Гран-при» номинациясендә катнашырга булдым, – дип сөйләде Лиана.

Хәзер ул волонтерларны беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча укытуга зур игътибар бирә башлаган.  «Пандемия башланган чорда авыр минутларда янәшәдә ярдәм итәрлек кешеләр булуның, алардан рәхмәт сүзләре ишетүнең никадәр мөһим икәнлеген аңладым. Бу – безнең уртак җиңү. Безнең һәркайсыбыз республиканың волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш кертә. Башкаларга ярдәм итү мөмкинлегем булган өчен әти-әниемә, үз командама зур рәхмәт,  – диде җиңүче.

Тантана башланыр алдыннан Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның волонтерлар хәрәкәте вәкилләре белән очрашты. Волонтерлар аңа үз эшчәнлекләре турында сөйләде һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты.

– Россиядә һәм Татарстанда  һәрвакыт мохтаҗларга ярдәм итү оештырылды. Әмма хәзер ул максатчан юнәлеш ала. Яшьләрнең игелек кылырга омтылуына мин бик шат, чөнки әлеге эш яшь буынны тәрбияләү дә булып тора. Сезнең хезмәтегезне югары бәялибез һәм һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәкбез, – диде Дәүләт Советы Рәисе.

Шулай ук ул барлык катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде.

– Ел саен без бу иҗтимагый хәрәкәткә зур өлеш керткән иң яхшы волонтерлык берләшмәләрен һәм волонтерларны хөрмәтлибез. Бүген Россиянең йөзләгән мең кешесе, чын гражданлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәген күрсәтеп, игелекле гамәлләр кыла. Волонтерлык эшчәнлеге коронавируска каршы көрәштә яңа сулыш алды. Волонтерлар йөрәк кушуы буенча төрле юнәлештәге эшләр башкара. Мондый гамәлләр турында мөмкин кадәр күбрәк язарга һәм сөйләргә кирәк,  – диелә сәламләү хатында.

Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов әйтүенчә, коронавирус пандемиясе башлану белән аның әһәмияте аеруча арткан.

– Волонтерлар ул – күңел кушуы буенча бик кирәкле эшләр башкаручы кешеләр. Шуңа күрә аларга изге эшләре өчен рәхмәт әйтәбез. Волонтерлар саны арты бара, бүген  республикада әлеге хәрәкәттә 80 меңнән артык кеше катнаша. Алар экология, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм башка бик күп өлкәләрдә ярдәм итәләр. Республиканың актив, инициативалы, битараф булмаган кешеләре булу безне бик куандыра, – диде Тимур Сөләйманов.

Шулай ук, Татарстан районнары арасында «Игелекле төбәк – Игелек җире» республика бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды. Бәйгедә халыкның тормыш сыйфатын күтәрүдә ярдәм итүче волонтерлык программаларын үстерүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыручы оешмалар катнашты. Алексеевск, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Биектау, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Саба районнары һәм Казан, Чаллы шәһәрләре җиңүче булды.

                                                                                               Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү