Татарстан юлында ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә бер хатын-кыз зыян күргән

Бүген иртәнге җиделәр тирәсендә республиканың Питрәч районында, Казан – Шәмәрдән трассасында ике җиңел автомобиль бәрелешкән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, Seat автомобиленең йөртүчесе, каршы як полосага чыгып, Kia автомобиле белән бәрелешкән дип фаразлана. Нәтиҗәдә, җиңел автомобильләрнең берсе кюветка төшеп киткән.

Авариядә Kia автомобиленең йөртүчесе – 58 яшьлек хатын-кыз зыян күргән, аны хастаханәгә озатканнар.

«Хәзерге вакытта урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли, юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана», — дип хәбәр иттеләр агентлыкка ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән.


Фикер өстәү