«Кадер кичендә яфрак та селкенми, этләр дә өрми»

Рамазан аеның соңгы ун көнендә мөселманнар Кадер кичәсен көтә. Бу язмыш хәл ителә торган, көч-кодрәт төне. Бу кичне нинди билгеләрдән белергә һәм ничек уздырырга? Бу хакта “Гаилә” мәчете имам–хатыйбы Рөстәм Хәйрулиннан сораштык.

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) аны соңгы ун көннең бер так кичәсендә эзләгез, дигән. Ягьни аның 21,23,27 һәм 29 нчы кичәсендә булуы ихтимал. Кадер кичәсе төнлә була. Бездә төннәр бик кыска, нибары 3 сәгать кенә. Аның бер сәгатендә – намаз, икенчесендә – дога укыйк, башка изге гамәлләр кылыйк. Кич кенә түгел, көндез дә игелекле эшләр эшлик. Шулай уздыру иң хәерлесе булып санала. Дога кылганда үзебезне дә, балаларны, якыннарны, әрвахларны, Ватанны да онытмыйк, – ди Рөстәм Хәйруллин.
Хәзрәт әйтүенчә, бу бик тыныч төн. Бу төнне бөтен фәрештәләр дә җиргә төшәчәк. Ул мең айдан да, ягъни 83 елга караганда да хәерлерәк булган төн. Ул төнне этләр дә өрми, агачлар да селкенми. Урамга чыккач, күңелгә рәхәт булып китә, моны җан үзе сизә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) шушы доганы өйрәтте: «Әллаһүммә иннәкә гафүүн, тухиббуль гафүә, фагфү ганний». Тәрҗемәсе «Йә Аллаһ, һичшиксез, Син – гафу итүче. Гафу итәргә яратасың. Мине гафу ит!» Бу кичтә Аллаһ Тәгаләдән кичерү сорарга кирәк.

 

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү