Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИН: «Намазны «лайк»лар өчен укучы – зур шелтә алачак»

Намаз – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, бик зур бүләге. Адәм баласының күңеленә рәхәтлек бирә, җанына тынычлык иңдерә торган изге гамәлләрнең берсе дә ул. Бүгенге сәхифәбезне исламның икенче баганасы саналган намазга бәйле сорауларга багышларга булдык.

Аларга «Шамил» мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИН ачыклык кертте.

– Соңгы арада намазны демонстратив рәвештә, кешегә күрсәтеп уку модага әверелеп китте кебек. Моның белән бигрәк тә блогерлар мавыга. Намазны шулай кешегә күрсәтеп ачыктан-ачык, бәлки, хәтта мактанып уку дөресме? Бу гөнаһ саналамы?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Һәрбер эшләнә торган эш кешенең ниятенә нигезләнә», – дигән. Әгәр кеше тышкы яктан нинди дә булса бер изгелек (намаз уку, хәер бирү, хаҗга бару, ураза тоту һ.б.) эшләсә, әмма күңеленнән моны Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен башкармаса, ул гамәлләренә әҗер-савап бирелми. Кеше бу изгелекләре белән Аллаһының рәхмәтенә ирешә алмый. Шуңа күрә намаз уку гына түгел, бөтен гамәл-гыйбадәтләребез фәкать Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен генә эшләнергә тиеш. Коръәни Кәримдәге бер аятьтә Аллаһы Тәгалә: «Вәил җәһәннәме булсын шул кешеләргә, кемнәр намазларын игътибарсыз укыйлар, кешеләр күрсен өчен дип намазларын башкаралар», – ди. Шуңа күрә кеше намаз-гыйбадәтенә игътибарлы булырга, аны җиренә җиткереп үтәргә тырышырга тиеш. Намазны кеше күрсен өчен башкарырга ярамый. Намаз укыганны яздырып, интернет челтәренә кую бары бер очракта гына рөхсәт ителә. Әгәр кеше моны башкаларга нәсыйхәт булсын, алар шуны күреп хәвәсләнсеннәр, үзләре дә өйрәнсеннәр дигән ният белән эшли икән, ул очракта бу дөрес була. Әгәр ул бу эшне мактану, социаль челтәрләрдәге язылучылар, «лайк»лар санын арттыру өчен эшли икән, бу дөньяда да сөенечкә ирешмәячәк, ахирәттә дә Аллаһы Тәгалә тарафыннан зур шелтә алачак.

– Намаз укый башлагач, аны кисәк кенә ташлаган, намаз укымый башлаган кешене ни көтә?

– Пәйгамбәребез хәдисләренең берсендә: «Намаз ул – диннең терәге. Кем аны башкарса, динен торгызган булыр. Кем дә кем белә торып намазын ташласа, динен терәксез калдырып, җимергән булыр», – дигән. Шуңа күрә намазны белә торып калдыру иң зур гөнаһларның берсе санала. Белә торып намазын укымый яшәүче нечкә генә җеп өстеннән йөргән кешегә охшаш. Ул, бер дә көтмәгәндә егылып, өзелеп, аска тәгәрәп, һәлак булырга мөмкин. Шул рәвешле намазсыз яшәгән кеше мәңгелек ахирәткә имансыз китеп, Аллаһның ачуына дучар була ала. Бу сүз намазын белә торып укымаган һәм намазын бөтенләй ташлаган кешегә дә кагыла.

– Намаз укыган кешенең алдыннан узып китсәң, ул кешенең намазы кабул булмый, диләр…

– Намаз укыган кешенең каршыннан берәрсе үтеп китсә, әлеге хәрәкәт намаз укучы кешенең намазына бернинди зыян китермәс һәм ул кешенең намазы да бозылмас. Ләкин белә торып шуны эшләгән кеше зур гөнаһ эшләгән булыр.

– Укучыбызның шундый соравы бар: «Иртәнге намазга кадәр тәхәҗҗүд намазы укый идем. Витр намазыннан соң нәфел намазы укылырга тиеш түгел дип ишеттем. Дөресе ничек икән?»

– Әгәр иртәнге намазның вакыты чын-чынлап кермәгән булса, тәхәҗҗүд намазын уку рөхсәт ителә һәм ул дөрес була. Витр намазыннан соң башка намаз укырга ярамый дигән сүз шәригать хөкемнәренә туры килми. Ягъни витр намазыннан соң да нәфел гыйбадәтләрен башкарырга рөхсәт ителә. Ләкин, галимнәрнең әйтүе буенча, иң хәерлесе – йоклар алдыннан вәҗиб намазыннан соң бүтән намаз укымау.

– Интернет, социаль челтәрләрдәге видеоларны карап, намаз укырга өйрәнү дөресме?

– Намаз укырга өйрәнгән вакытта иң хәерлесе – үзегезнең янда булган мәчеткә мөрәҗәгать итеп, анда булган муллалардан, абыстайлардан өйрәнү. Ник дигәндә, интернет челтәрендә тәкъдим ителгән видеодәресләрдә дөрес өйрәтәләрме-юкмы икәнен белеп булмый. Шуңа күрә дин дәресләрен интернет челтәреннән өйрәнү ике яклы. Анда кеше намазны хаталы итеп укырга өйрәнергә яки безнең мәзһәбкә туры килмәгән намаз уку рәвешләрен үзләштерергә мөмкин.

– Көзге каршында намаз укырга ярыймы?

– Дин галимнәре әйтүенчә, намаз укыган кешенең каршында бернинди сурәт булырга тиеш түгел. Әгәр без көзге каршында намаз укыйбыз икән, анда безнең сурәтебез чагыла. Каршыда сурәт булган хәлдә намаз укыган кешенең намазы бозылмаса да, мәкруһ булып санала. Шул рәвешле кеше әлеге гамәле белән намазга тиешсез бер хәрәкәтне керткән була.

– Намазлык, намаз укыганда киелгән күлмәк башка кулланып булмаслык дәрәҗәдә искерсә, аны ни эшләтергә?

–  Әгәр кием искерә һәм аны башкача кулланып булмау хәленә төшә икән, кеше аннан ничек теләсә, шулай котылырга мөмкин. Шулай да кулланылмаган өс-башны яндырып, күмү хәерлерәк. Намаз укыган киемме ул, гадәти киемме – аерма юк. Намазлыкка килгәндә, ул – намаз укыган кешенең баскан җире һәм сәҗдә кылган урыны чиста-пөхтә булсын дигән шартны үтәр өчен куллана торган җәймә. Хәзерге заман намазлыклары элеккеләреннән бик нык аерыла. Элегрәк гыйбадәт кыла торган урын чиста булса, намазлык, гомумән, кулланылмаган. Булган очракта да бу намазлыкларның өстенә бернинди язу да, сурәт тә ясалмаган. Хәзергеләрендә исә мәчет сурәтләре дә, ниндидер гарәпчә язулар да очрый. Шуңа күрә, әгәр намазлык искергән һәм аның өстендә бернинди сурәт, язу да юк икән, кеше аны көнкүрештә кулланса да була. Искереп беткән намазлыкны машина тәрәзәсен сөрткәндә, идән юганда кулланырга мөмкин. Әгәр таушалган намазлык өстендә мәчет сурәте, догалар бар икән, бу очракта аны яндырып, күмәргә кирәк.

 


Фикер өстәү