Мөселман кешесенә көлү, шаярту, мәзәк сөйләү килешәме?

Көлкесез дөнья ямьcез, дияргә яратабыз. Кайчак аз гына көлеп, шаярып алсаң, күңелне тырнап торган әллә нинди авыр уйлар, киеренкелек эзсез юкка чыккандай була. Тик бу шаяруның чиге бармы? Мөселман кешесенә көлү, шаярту, мәзәк сөйләү килешәме? Әлеге һәм башка  сораулар белән Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр эшчәнлеге буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәровка мөрәҗәгать иттек.

– Равил хәзрәт, мөселман кешесенә көлү, шаяру ярыймы?

– Көлү-шаяру – адәм баласының холкында, яратылышында бар. Кеше  елап та, көлеп тә җибәрә, шаяра да, җитди дә була. Бу – безнең табигатебездә,  Аллаһы Тәгалә безне шулай яраткан. Адәм баласы һәрвакыт боегып кына да, шатлык хисе белән генә дә яшәми. Коръәни Кәримдә: «Ул Раббыбыз Аллаһ елата да, ул Раббыбыз Аллаһ көлдертә дә», – дигән аятьләр бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәламнең көлеп куюы турында хәдисләр дә билгеле. Әгәр көлү, шаяру билгеле бер чикләрдән чыкмый икән, динебез тарафыннан бу нәрсә кире кагылмый. Әйткәнемчә, бу – адәм баласының табигатендә булган нәрсә. Кеше шатлана, сөенә. Аның икенче бер кешенең дә күңелен күрәсе килә. Шуңа кайвакыт мәзәк сүзләр дә сөйләп куя. Бу көлү, шаяру, мәзәк сүзләргә нәрсә салынган? Анда нинди хакыйкать, ният ята икән? Иң элек әнә шуны белергә тиешбез. Шаяру нигезендә кешене кыерсыту, рәнҗетү, түбәнсетү ятса, ялган сүзләр сөйләнсә, мондый шаяру, көлү динебезгә каршы килә.

– Диндә нәрсәдән көлү рөхсәт ителә һәм тыела?

– Динебездә йөздә елмаю булу, шаярып сөйләшү – рөхсәт ителгән нәрсә. Әмма ул чикләрдән чыкмаска тиеш. Адәм баласының кардәшләре янында йөзе һәрчак чытык, кара булып, һәрвакыт ниндидер авыр хәсрәт белән күңелләргә авырлык хисе кертеп йөри икән, әлбәттә, бу матур күренеш түгел. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәлам хәдисләрдә, киресенчә: «Аллаһы Тәгалә хозурында иң хәерле гамәл – мөэмин мөселманның калебенә сөенеч кертү гамәле», – ди. Мәзәк юл белән, матур сүз белән кешенең күңелен күтәрү, мактап җибәрүнең бер зыяны да юк. Ә менә кешенең физик хәленнән, чиреннән, диненнән, инануыннан, иманыннан көлү тыела. Көлү, шаяруны бөтен кеше аңлап та бетерми. Шуңа бу нәрсәдә бик сак булырга кирәк.

– Күп көлү күңелне үтерә, диләр…

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәламнән килгән хәдис бу. Күп көлү, күп шаяру, әлбәттә, мөэминнең күңелен үтерә, калебен кырысландыра. Раббыбыз Аллаһның биргән нигъмәтләреннән ерагайта. Һәрвакыт шаяру матур күренеш түгел. «Ул мөэмин мөселманның күңелен дә үтерә, дәрәҗәсен дә төшерә», – ди пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәлам.

– Ислам дине мәзәк сөйләүгә нинди мөнәсәбәттә?

– Бу мәзәк дөрес, хакыйкать булсын, ялган, алдау, начар мәгънәдә булмасын. Без иң элек әнә шуңа игътибар итәргә тиешбез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәламнең шаярып сөйләшүе турында хәдисләр дә билгеле. Ләкин ул: «Мин шаярып сөйләсәм дә, ялганны сөйләмим, һәрвакыт дөресен сөйлим», – дигән. Кешене ничек булса да көлдерү өчен ялган уйлап табып, шуны сөйләү дә дөрес түгел. Әмма кайчак мәзәкләрдә дә тирән мәгънә була. Мәзәк кебек кенә әйтелсә дә, алар кеше күңеленә үтеп керә. Ул аны бер вәгазь кебек тә кабул итәргә мөмкин. Шуңа күрә мәзәк сөйләргә туры килгән очракта да, ул хакыйкый булырга, беркемне дә мәсхәрә итмәскә, кыен хәлгә куймаска тиеш.

– Хәзер сәхнәгә башка кеше булып киенеп чыгып, билгеле кешегә пародия ясап, халыкны көлдерүче артистлар да байтак. Болай көлү, шаяру гөнаһ түгелме?

– Әйе, дөрестән дә, бүген сәхнәдә кеше көлдерү, пародия бик нык таралган. Кайчак хәтта кыямәт көне якынлашмыймы икән, дип тә уйлыйсың. Бу динебезнең кысасыннан чыкмыймы икән? Кемнедер мыскыл итү, бик түбән сүзләр куллану түгелме? Аллаһы Тәгалә риза булган эшме икән? Бу күренеш әнә шундый сораулар уята. Кайбер кеше мәчеткә бармаска мең төрле сәбәп табып, аның урынына концерт карап, анда яңгыраган килде-китте сүзләрне, мәгънәсез җырларны сәгатьләр буе тыңлап утырырга мөмкин. Бөтен җырлар да мәгънәсез түгел, әлбәттә. Араларында моң салынган, адәм баласының тормышына тәэсир итә торган төплеләре дә җитәрлек. Әмма хәзер кеше вәгазь тыңлап азапланмый. Әнә шундый уен-көлкеле чараларны өстенрәк күрә. Әгәр кешенең тормышы, күңеле һәрвакыт шулай шаркылдап көлеп, бәйрәм төсмерендә генә бара икән, бу – матур күренеш түгел. Кеше Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә омтылырга тиеш. Дөрес, без мәзәгенә, шаяруына да мохтаҗ. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу гәләйһиссәлам бер хәдистә: «Әгәр ахирәт хәлләре, Кыямәт хәлләре турында белсәгез, сез көлмәс, шаярмас идегез, бәлки күбрәк елар идегез», – дигән. Шуңа бу мәсьәләдә бик нык игътибарлы булырга тиешбез.

– Намаз вакытында көлеп җибәрсәң, тәһарәт бозыламы?

– Һәр нәрсәнең урыны бар. Намаз укылган вакыт – көлү, шаяру вакыты түгел. Кеше намазга керешкәч, шайтан мәлгунь шушы намазны боздырырга, ничек булса да дәрәҗәсен төшерергә тырыша. Кеше намаз вакытында көлеп җибәрсә, аның тәһарәте бозыла. Тәһарәте генә түгел, намазы да бозыла. Шуңа күрә намазга керешкән вакытта, тәкбир әйткәндә кеше йөрәге белән пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәламнең: «Намазыңны соңгы намазың күк укы», – дигән нәсыйхәтен истән чыгармаска тиеш. Раббыбызның рәхмәте белән бу дөньяда сөенеп яшәсәк иде. Афәтләрдән, бәлаләрдән котылыйк, сау-сәламәт булыйк. Иң зур шатлык – Кыямәт көнендә көлә-көлә Аллаһы Тәгаләбезнең рәхмәте белән җәннәтле булу. Раббыбыз һәркайсыбызга сәламәтлек, иминлек бирсен! Күңелләребездә – шатлык, йөзләребездә елмаю булсын!

 

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү