Татарстанда такси йөртүчесе бабай белән оныкны бәрдергән

Бу хәл 8 февральдә көндез Казанның Гадел Кутуй урамында килеп чыккан.

Кичә көндез Казанның Гадел Кутуй урамында таксист бер ирне һәм аның оныгын бәрдергән. Бу хакта “KazanFirst” шәһәр Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматларына таянып яза.

Өлкән яшьтәге ир-ат оныгы белән юл аша светофорның яшел утына чыгып барган бер мәлдә, аларга такси килеп бәрелгән. Таксист бәрелүдән котылып калырга тырышкан-тырышуын. Ләкин аның кешене бәрдерткәннән соң качып китүен генә аңлап булмый.

Баланың аягын зыян килгән. Гипс салганнан соң, аны өенә кайтарып җибәргәннәр. Малайның бабасы исә гәүдәсен авырттыру белән котылып калган.

Автоинспекторлар авария урыныннан качкан йөртүчене эзләп тапкан. Аңа карата административ эш кузгатылган.


Фикер өстәү