Казанда 26 яшьлек кызны бәрдергән машина йөртүчене һәм әлеге хәлнең шаһитларын эзлиләр

Казан дәүләт автоинспекциясе 29 ноябрьдә 20:20 сәгатьтә Ш.Усманов урамындагы 37 йорт каршында булган юл-транспорт һәлакәтен күрүчеләрне эзли, дип яза «Татар-Информ».

Билгесез автомобильне йөртүче 26 яшьлек кызны бәрдерә, ул светофорның яшел утына җәяүлеләр кичүе буйлап чыга. Машина йөртүче һәлакәт урыныннан качкан. Зыян күрүче төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Табиблар бригадасы кызга ярдәм күрсәтә һәм өенә кайтарып җибәрә. Казан Дәүләт автоинспекциясе әлеге һәлакәтнең шаһитларыннан түбәндәге телефоннар буенча шалтыратуларын сорый: +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48.

Узган тәүлектә Казанда 106 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларның 3 сендә зыян күрүчеләр бар. Шулай ук узган тәүлектә 726 машина йөртүче һәм 49 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе.

 


Фикер өстәү