Казанда «КАМАЗ» бәрдергән хатын-кыз һәлак булган

 Казанда җәяүлеләр кичүендә «КАМАЗ» 50 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртән Тынычлык урамындагы 5нче йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, йөк машинасы шоферы җәяүлеләр кичү юлыннан чыгучы хатын-кызны бәрдергән.

«Алынган җәрәхәтләрдән 50 яшьлек хатын һәлакәт урынында вафат булган», – диделәр ЮХИДИдә.

Фаҗига шаһитлары сүзләренчә, хатын-кыз юлны светофорның яшел уты янганда чыга торган булган, ә «КАМАЗ» кызыл утка чыккан һәм җәяүлене бәрдергән.

«Татар-информ»

Фикер өстәү