Казанда зыян күрүчеләр белән булган һәр икенче юл-транспорт һәлакәте җәяүлене бәрдерү белән бәйле. Бу турыда Казанның ЮХИДИ Имин юл хәрәкәтен пропагандалау бүлеге җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Александр Раскатов хәбәр итте.
Шәһәрдә булган барлык юл-транспорт һәлакәтләренең 85 процентында йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы төп сәбәп булып тора.
“Шул ук вакытта Казан территориясендә зыян күрүчеләр белән булган һәр икенче юл-транспорт һәлакәте — җәяүлене бәрдерү. Бу зур шәһәрләр өчен иң кискен проблемаларның берсе”, — диде Александр Раскатов.
Ел башыннан республика башкаласында җәяүлеләрне таптатуның 700 очрагы теркәлгән. Мондый юл-транспорт һәлакәтләренең яртысы җәяүлеләр кичүендә булган.
«Татар-информ»
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat