Ел башыннан республикада җәяүлеләрне бәрдерүнең 121 очрагы теркәлгән

Ел башыннан бирле республикада җәяүлеләрне бәрдерүнең 121 очрагы теркәлгән. 10 кешенең гомере өзелгән, 113е зыян күргән. Фаҗигаләрнең күпчелеге төнлә яки кичен караңгы төшкәч килеп чыккан. Һәлак булган җәяүлеләрнең  киемендә караңгыда  “янып” торган элементлары булмаган.

Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре 4 марттан машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирмәү очракларын булдырмау эшен көчәйткән. Алар шулай ук  караңгы вакытта шәһәр-авыллар читендәге юллар аша чыгучы  җәяүлеләр киеменең “янып” тору-тормавын тикшерә.

Чара 13 мартка кадәр дәвам итәчәк. Дәүләт автомобиль инспекциясе шуны искә төшермәкче: йөртүчеләр юлда җәяүлеләр сукмагына килеп җитәрәк машинасының тизлеген киметергә тиеш. Җәяүлеләрдән исә бары тик үзләренең сукмагыннан  гына юл аша чыгу таләп ителә.  Әле анда да юлдан килүче транспортның туктап каласына инангач кына чыгып китәргә кирәк.

 


Фикер өстәү