Дәүләт автомобиль инспекциясе һава шартларының начараюы турында кисәтә

Синоптиклар фаразларына караганда, 26-27 декабрьдә Татарстанда һава торышы начарая: секундына 21 метрга кадәр тизлектә көчле җил, буран, юлларда бозлавык һәм кар көртләре, һава температурасының минус 22 градуска кадәр төшүе көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автомобиль инспекциясе машина йөртүчеләрне техниканың төзеклегенә бик җитди карарга өнди. Таможня берлегенең “Көпчәкле транспорт чаралары иминлеге турында” техник регламенты нигезендә, кышкы чорда – декабрь, гыйнвар һәм февраль айларында кышкы көпчәкләр урнаштырылмаган М1 һәм N 1 категорияләрендәге транспорт чараларыннан файдалану тыела. Шулай ук бер күчәргә төрле көпчәкләр (үлчәмнәре, конструкцияләре, модельләре, эзләре төрлечә булган) куярга ярамый.

Кышкы юлда, аеруча һава торышы начар булганда машина йөртүчеләр чиктән тыш игътибарлы һәм сак булырга тиеш. Тизлекне арттырмаска, каршы як хәрәкәт өчен билгеләнгән юлга чыгып узганда аеруча сак булырга кирәк. Машина йөртүчеләр һәм пассажирларга иминлек каешларын эләктерү фарыз. Алгы утыргычта – 12 яшькә кадәрге, арткы утыргычка – 7 яшькә кадәрге балаларны фәкать махсус җайланмаларга гына утыртып йөртергә. Моннан тыш Дәүләт автомобиль инспекциясе 12 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильнең арткы утыргычында йөрткәндә дә махсус җайланмадан файдаланырга киңәш итә.

Һава торышының начар булуы җәялеләрдән дә зур саклык таләп итә. Алар фәкать җәяүлеләр сукмагыннан гына юл аша чыгарга тиеш. Туктап калып, транспорт чараларының үзен уздырырга әзер булуына инангач кына җәяүле сукмагына керергә. Юл аша баланы җитәкләп чыгу мәҗбүри. Балалар киемендә “яктырткыч” элементлар булдыруны аерым игътибар үзәгенә алу шарт.

Дәүләт автомобиль инспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны, мөмкинлеккә карап, торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра.

Юлларда гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта 8(843)5333888 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Фикер өстәү