Дәүләт автомобиль инспекциясе иртәгә һава торышы бозылуы сәбәпле, юлларда сак булырга киңәш итә

Синоптиклар фаразына караганда, 6 февральдә Татарстанда һава торышы бозыла: кар-буран, секундына 20 метр тизлектә көчле җил, юлларда бозлавык көтелә.

Дәүләт автомобиль инспекциясе машина йөртүчеләрне автомобильнең төзеклегенә, техник әзерлегенә бик җитди карарга чакыра. Кышкы чорда: декабрь, гыйнвар һәм февраль айларында кышкы көпчәкләр урнаштырылмаган М1 һәм N1 категорияләрендәге транспорттан файдалану тыела. Шулай ук бер күчәргә төрле зурлыктагы, конструкция, модельдәге, эзләре төрлечә булган көпчәкләр урнаштыру рөхсәт ителми.

Һава шартлары катлаулы булган очракларда автомобильчеләр юлларда максималь иминлек тәэмин итәрдәй тизлекне сайларга тиеш. Каршы як хәрәкәт өчен билгеләнгән якка чыгу кебек хәтәр маневрлар ясау киңәш ителми. Машина йөртүчеләр һәм пассажирларга иминлек каешларын эләктерү зарури. Җиңел автомобильнең арткы утыргычында – 7 яшькә кадәрге балаларны, алгы утыргычта – 12 яшькә кадәрге балаларны, яше һәм авырлыгына туры килердәй, эләктергечле махсус кәнәфиләргә генә утыртып йөртергә. Дәүләт автомобиль инспекциясе 12 яшькә кадәрге балаларны машинаның арткы утыргычында да эләктергечле махсус кәнәфигә генә утыртып йөртергә киңәш итә.

Дәүләт автомобиль инспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барчасын чиктән тыш игътибарлы һәм сак булырга, кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәргә һәм, мөмкинлек булганда, торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра.

Юлда гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта 8(843) 533-38-88 телефоны аша ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә була.


Фикер өстәү