Үлгән хатынны ел ярым фатирда тотканнар

Самараның Ирек урамындагы йорт фатирында пенсионер хатынның мәете табылган. Аның гәүдәсе фатирда ел ярымга якын яткан…

Шаһитлар хәбәр иткәнчә, ул инвалид улы белән бергә яшәгән. Ир-ат сөйләгәнчә, аның әнисе 2019 елның 19 августында ук үлгән. Ләкин ул аны акчасы булмаганлыктан җирли алмаган. Шуңа күрә, келәмгә төреп, бүлмәдә тоткан…

Бу хәл очраклы рәвештә генә ачыла. Ир дустын үз өенә эчәргә чакырган, тегесе, бу хәлне күреп, шунда ук тавыш күтәргән. Хәзер хокук саклау органнары хезмәткәрләре бу факт буенча тикшерү уздыра.

 


Фикер өстәү