Республикада көчле буран шимбәдә дә туктамаячак

Күзачкысыз буран һәм көчле җил шимбәдә дә туктамаячак. Гидрометеоүзк шул хакта кисәтә.

20 гыйнвар көнне Татарстанда көчле җил, буран (500 метр ераклыкта берни күренми), юеш кар көтелә. Синоптиклар әйтүенчә, көньяктан секундына 15-20 метр, урыны белән 23 метр (Казанда – 18 метрга кадәр) тизлектә җил булачак. Юлларда – кар көртләре һәм көчле бозлавык.
Төнге сәгатьләрдә һаа температурасы -2…-7 градус чикләренә тирбәләчәк. Көндез 0…-5.
Исегезгә төшерәбез: Татарстанда бүген 21.00 сәгатькә кадәр синоптиклар кисәтүе гамәлдә булачак. “М-7” һәм “М-12” юллары барлык төр транспорт өчен тулысынча ябык. Тиз йөрешле Мәскәү – Казан юлында кар көртләре пәйда булган. Иртәнге сәгать 5тән бирле федераль һәм төбәк юлларга йөк машиналары, автобуслар чыгарылмый. Дәүләт автомобиль инспекциясе, бик кирәк булмаганда, торак пунктлардан чыкмауны сорый.


Фикер өстәү