Рөстәм Миңнеханов: «Нигез – авылда, авылның эчтәлеге – эшмәкәрдә»

Кичә Россиянең 40 төбәгеннән килгән 800 кеше бер мәйданда очрашты. XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының икенче көнендә делегатлар пленар утырышка җыелды. Елдагыча, «Корстон» мәдәни-күңел ачу үзәгенең фойесында оештырылган күргәзмә-ярминкәдә Россиянең төрле төбәкләрендә җитештерелгән азык-төлек, милли киемнәр, сувенирлар тәкъдим ителгән иде. Алар арасында һәркем күңеленә хуш килгәнне сайлап алырга, фикерләшергә-киңәшергә мөмкинлек тапты. Билгеле инде, күчтәнәчләр алырга теләүчеләр дә күп иде. Кемдер Оренбург шәлләрен сайлады, кемдер милли киемнәр янына тукталды, кемдер тәмле чәйләр, казылыклар, бал продукциясен тәмләп карады.   

Матбугат вәкилләре белән очрашуда Мөслим районын татар авылы яшәеше моделенә иң нык туры килүче район дип билгеләп узганнар иде. Күрәсең, шуңадыр, районга һәм бигрәк тә казны бренд буларак күтәрүгә күргәзмәдә зур игътибар күрсәтелгән иде. Казлары, мендәрләре, шифалы майлары, шул эчтәлеккә туры килүче китапчыклар – барысы да бар.

– Әлеге мендәрләр «Каз өмәсе» бәйрәме кысасында узган бәйгедә беренче урынны алган иде, – дип таныштырды чигүле мендәрләр белән Индира Хәмәдишина. – Боларда каз рәсеме сурәтләнгән. Алар мендәрләрдә генә түгел, тастымалларга да, алъяпкычларга да кергән.

Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә тегелә торган «Орион» милли киемнәре янында да халык шактый күп җыелган иде.

– Без сыйфатка эшлибез. Һәр киемнең тарихын өйрәнәбез, музейлардан белешәбез. Россиянең зур шәһәрләрендәге, башка илләрдәге иҗат коллективлары без теккән милли киемнәрдән чыгыш ясый. Бик затлы өс киемнәрен көндәлек тормышта кияргә алмыйлар, билгеле. Ә менә алъяпкыч, изү, калфак һәм түбәтәй бик күп сатыла. Шулай ук хатын-кызлар күлмәкләрен дә бик теләп алалар. 26 ел инде миллилеккә йөз тотып эшлибез, соңгы елларда халык арасында ихтыяҗ артуын нык тоябыз. Бу бигрәк тә Казанга килгәч сизелә. Бик яратам бу шәһәрне. Казанга килергә яратам. Монда эшем төшсә, юлга сөенә-сөенә кузгалам, – диде бренд җитәкчесе Сиринә Мөслихова.

Башкортстаннан тагын бер кунак – Миякә районыннан килгән Ләйсән исә һәр кунакны тәмле чәйләре белән сыйларга тырышты. Янына җыелган һәркемгә игътибар күрсәтеп: «Бу чәй сезгә көч, шифа, энергия бирсен», – дип, матур теләкләрен дә кызганмады. Әлбәттә инде, без дә бу мөлаем ханым яныннан тыныч кына узып китә алмадык.

– Күргәзмәдә беренче тапкыр катнашуым. Килгәнемә сөенеп туя алмыйм, – диде ул. – Мин – Зәйнәп исемле данлыклы үләнче әбиемнең эшен дәвам иттерүче. Аның шифасы бик күп кешеләргә тиде. Әбием гел: «Бөтен дару – безнең аяк астында. Файдалана, эчә генә белергә кирәк», – дип әйтә иде. Хәзер безнең буын пакетлы чәйләргә күчеп бара. Ләкин бу үләннәрне яратып кулланганда, файдасы әйтеп бетергесез зур. Әбиемнән алынган белемнәрне балаларыма тапшырасым килә. Хәзер инде миңа улым белән кызым да, 90 яшьтән өлкән әбием дә ярдәм итә. Бергәләп җыйган үләннәр белән никадәрле кешене сыйлый алуыма шатланам мин. Сары һәм шәмәхә мәтрүшкә, исле үлән, тау үләннәре… Һәркайсын билгеле бер вакытта гына, табигатьтән рөхсәт сорап кына җыярга ярый. Аларны киптереп, махсус пакетларга тутырып, кешеләргә тәкъдим итәбез.

«Күршеләр бай булса, тавыклар тук була»

Пленар утырыш башланганчы, әлеге күргәзмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карап чыкты. Шуннан соң чараның рәсми өлеше башланды.

Әстерхан өлкәсе Идел буе районының Яр-Түбә авылы башлыгы Фаил Бердиевның чыгышы иң күңелгә тия торганы булгандыр. Залда утыручыларның игътибарын эшләгән эшләренең нәтиҗәсеннән бигрәк көчле, намуслы егет тәрбияләве белән җәлеп итте ул. Аның улы Азамат Бердиев хәрби операциядә каты яраланып, госпитальгә эләгә. Табиблар сугышка кире кермәскә киңәш итсә дә, яудагы иптәшләрен калдырасы килми, алар янына ашыга. Узган елның май аенда исә бик каты яралана, ярдәмгә ашыккан иптәшләренә: «Егетләр, мин инде терелә алмыйм. Машинада урыннар аз, мине монда калдырыгыз, башкаларны алыгыз», – дип, яраланган җирендә ятып кала һәм һәлак була. Аны яу кырыннан 4 көннән генә алып чыгалар. Үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләнә. Ә барлык офицерлар һәм солдатлар ныклап сорагач, аңа Россия Герое исеме бирелә.

Әти кешенең: «Балам Азамат Казанны, Татарстанны бик яратты. Госпитальдә ятып чыкканнан соң да, берничә көн генә узуга ук, Казанга китте. Улым юк инде, аның өчен мин әйтәм: «Россиягә хезмәт итәм! ВДВга дан!» – дигән сүзләреннән соң залда утырган бар халык, аягүрә басып, алкышларга күмде.

Гомумән, чыгышларда хәрби операциядә катнашучы егетләр, аларга күрсәтелгән ярдәм чаралары турында күп әйтелде. Моннан тыш, читтә яшәүче милләттәшләребезнең карашы Казанга төбәлгәнлеге дә кат-кат ассызыкланды. Әйтик, Фаил Бердиев узган ел Әстерханда узган Бөтенроссия авыл Сабан туе уңаеннан Рәискә мөрәҗәгать итеп, болай әйтте: «Сезнең ярдәм булмаса, шундый зур бәйрәмнәр оештыра алмас идек. Татарстан безне ярдәмсез калдырмый. Олыларны да, яшьләрне дә онытмыйсыз. Башка милли иҗтимагый оешмалар безгә ак көнләшү белән карый. «Татарстан булу – зур бәхетегез», – диләр».

Эшләрен әти-әнисе белән бергәләп алып баручы Удмуртия эшмәкәре Эльвира Хәлимова да, «Күршеләре бай булса, тавыклары тук була» дигән гыйбарәне кулланып, бар халыкның кәефен күтәреп алды. Соңыннан ул «ВТ» хәбәрчесенә әлеге ярдәмне каян көтүләре турында да сөйләде.

– Без «Яратып» дигән бренд астында казылыклар, колбасалар, ярымфабрикатлар эшлибез. Әнисе үз баласына ризыкларны ничек итеп яратып әзерли, без дә үз сатып алучыларбызны шулай кадерлибез. Үзебез дә мөселман гаиләсе булгач, сыйфатлы, чиста, хәләл продукция гына җитештерергә тырышабыз. «Хәләл» юнәлеше буенча эшләгәндә Татарстанга өметебез зур. Алар безгә сертификат алуда ярдәм кулы суздылар, аңлаттылар, күрсәттеләр. Моның өчен без аларга бик рәхмәтле. Киләчәктә дә алардан өйрәнәсе эшләребез байтак әле, – диде эшмәкәр ханым.

Башкортстан фермеры Дамир Гыйльманов исә авылны саклау өчен ил күләмендә күпьеллык программалар кабул итәргә кирәклеген әйтте.

– Монда җыелган бар кешене дә бер мәсьәлә – авылларның язмышы борчый. Авыл – илне туендыручы, азык белән тәэмин итүче. Аны саклау ул – милләтне саклау. Әгәр яшьләрнең үз хуҗалыгы, эше яшәү чыганагы була алмый икән, алар, әлбәттә, авылдан китү ягын карый. Авылда яшәү шартларын гына көйләү җитми, ә эш урыннары булдырырга, яшәү өчен йортлар, балалар укытыр өчен мәктәпләр кирәк. Авылны саклап калу һәм үстерү өчен, ил күләмендә күпьеллык программалар кабул итәргә кирәк, – диде.

Җыен кунакларын Рөстәм Миңнеханов сәламләде һәм татарлыкны саклаганга рәхмәтен белдерде.

– Безнең нигез – авылда, авылның эчтәлеге – эшмәкәрдә, – диде ул. – Монда килгән кешеләр арасында хөкүмәт хисабына эшләүче юк, барыгыз да эшли, башкаларга эш бирә. Күргәзмәне карасак, бер җирдә дә шундый тәмле ризыкларны пешерә алмыйлар. Сез татарлыкны югалтмыйсыз, әле безгә читтә торган татарлардан өйрәнергә кирәк. Татар конгрессы сезгә таянып эшли. Безнең киләчәк сезнең кебек кешеләрдә, һәммәгезгә рәхмәт.

Татарстанда узачак халыкара чараларда халыкның көчен, куәтен күрсәтергә кирәклеген әйтте ул. Ә алда үзебезне, Казанны күрсәтер өчен форсатлар шактый күп.

 


Фикер өстәү