Нигездә милли үзаң булсын. Бөтендөнья татар конгрессы съездында милләт киләчәген фаразладылар

Мәчет ачсак та, китап нәшер итсәк тә, бәйрәм оештырсак та, нигезебездә милли үзаң булсын. Төрле тарафларга сибелгән татарларны берләштергән Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының пленар утырышында төп фикер шул булгандыр. Чара конгрессның 30 еллыгына да туры килде. Шулай булгач, башкарган эшләр турында хисап тотылу табигый. Ә киләчәк өчен нишләргә җыеналар? Без кайда һәм без нинди? Татарлар шул сорауларга да җавап эзләде.

Үткәне – гыйбрәт, киләчәк нинди?

Алдарак язуыбызча, чара конгресс оешуның 30 еллыгына да багышланган иде. Бәйрәм булгач, котлауларны да күпләп кабул иттеләр. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев әйтмешли, моңа хөрмәт, башкаларның да безнең белән санлашу билгесе итеп карарга кирәк. Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләү сүзләрен дә съездда катнашучыларга ул җиткерде. «Бөтендөнья татар конгрессы Россия төбәкләрендәге, чит илләрдәге милли-мәдәни оешмаларны берләштереп, юбилейны зур уңышлар белән каршы ала. Дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлектә татар халкының туган телен саклап калу өчен эчтәлекле эш алып бара, яшьләрдә традицияләргә тугрылыкны тәрбияли.  Бүген татар халкы вәкилләре Ватан каршындагы бурычларын намуслы башкара, Ватанны саклый, хезмәттә, мәдәнияттә, спортта уңыш казана. Дәүләт киләчәктә дә һәр халыкның милли үзенчәлеген саклауга игътибар юнәлтәчәк. Мәдәни, белем бирү үзәкләрен булдыру буенча мәгълүмати проектларга, программаларга ярдәм күрсәтеләчәк. Ышанам: быелгы конгресс Татарстан тормышында якты эз калдырыр, Россия халыклары арасында дуслыкны ныгытыр», – диелгән иде Президент котлавында.

Адәм баласы да 30 яшен тутыргач, артка борылып, башкарган эшләрен барлар иде. Конгресс исә бу дәвердә нәрсәгә ирешкән? Васил Шәйхразыев та шуларны барлады, конгресс оештыруның башлангычында торган кешеләргә рәхмәтен әйтте, арабыздан киткәннәрне искә алды. Әйе, аз эшләнмәгән. Әмма хәзерге көн конгрессның элекке максатлары янына яңа бурыч-сорауларны да өстәми тормый. Кыскасы, якын киләчәктә эш күп. Соңламаска гына иде.

Кая юл тотабыз?

Утырышта ялкынлы чыгышлар да күп булды. Билгеле, алар «милләтебезнең киләчәге» дип аталучы күчәр тирәсендә әйләнде. «Конгресс алга таба ничек эшләргә тиеш?» дигән сорауга да җавап шәйләнде кайсыларында.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла барыбызны да «Бүген без кем соң?» дигән сорауга җавап эзләргә өндәде.

– Милләт тарихы өчен 30 ел күп вакыт булмаса да, без шушы заман эчендә нинди генә иҗтимагый үзгәрешләр кичермәдек, дәүләт тормышында исә нинди генә әверелешләр күрмәдек! Халкыбыз әйтмешли, кем идек, кем булдык… Ярар, үткән-беткән, бүген без, чыннан да, кем соң? Нинди хәлдә икәнебезне аңлатып тору кирәкмидер, ә менә киләчәгебез нинди? Юлыбыз кая? Тукайның яратып әйтә торган сүзе булган: «Мин әле кая барам?» Без әле кая барабыз? Җавапны без, бәлки, биредә бергәләп эзләрбез, – диде ул.

Ркаил Зәйдулла милли мәгарифнең әһәмияте турында искә төшерде.

– Халкыбызның инде яртысыннан күбрәге татарча белми, белгәннәренең дә теле ярым-йорты гына. Чөнки безнең милли мәгарифебез юк кимәлендә, милли мәктәпләр челтәре тар-мар ителде. Инкыйразның шәүләсе мәктәпләрдә, урамнарда, эш кабинетларында гына түгел, ә өйләрдә, түр башында киерелеп утыра. Туган телләр рәтенә урыс телен кертеп, аны ата-аналарга ирекле сайлау хокукы биреп, бик мәкерле эшләделәр, хәзер күп баланың ата-анасы гына түгел, әби-бабасы да татарча белми. Алар туган тел дигәндә нинди телне сайласын?! – диде ул.

Ркаил Зәйдулла әйтмешли, бер генә халыкның да тарих сәхнәсеннән төшеп каласы килми. Татарның да яшәү көче бар, билгеле. Югалмас өчен нишлисе соң?

– Былтыр миңа Оренбург Каргалысында булырга туры килгән иде. Анда алар милли тәрбия бирә торган балалар үзәге ачкан. Шундый ук үзәкләр Чувашиянең зур татар авылларында, Пенза өлкәсенең атаклы Урта Әләзән авылында да бар. Хосусый мәктәпләр ачарга менә дигән җирлек! Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, ата-аналарын да җәлеп итеп, якшәмбе мәктәпләре челтәрен барлыкка китерү дә максатка ярашлы булыр иде, – дигән фикердә язучы. Шулай        ук мәчетләрне, үткәндә калган тәҗрибә буенча, хосусый мәктәпләр, мәдрәсәләр белән ныгытырга кирәк, диде  ул.

«Милләт Җыены»нда ук кискен һәм туры сүзләре белән истә калган Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы рәисе урынбасары, «Туран» университеты профессоры Гриф Хәйруллин бу юлы да уйландырды.

Кайбер кимчелекләргә игътибар итәргә дә кирәк. Беренчедән, без тарихта эзлебез, дип шапырынырга яратабыз. Ә гөрләтеп татарча укытырлык мәктәпләр җәелдердекме? Татарча университет ачтыкмы? Юк бит! Сувенир халык булу өчен генә тырышмыйбызмы, шул юлдан бармыйбызмы икән? – дип чыгыш ясады ул. – Икенчедән, безнең татар яшьләре башка милләт вәкилләре белән гаилә коруны хуп күрә. Анысы да ярар иде. Әмма бу гаиләдә туган балалар татар булмый. Без шуны уйлыйбызмы? Без җиңәрлек киртәләр күп, әлбәттә. Шуларны җиңәр өчен терәк кирәк. Без – читтәге татарлар – шул терәк итеп Татарстанны күрәбез. Эшләребез бара, ал да гөл сыман. Шулай да нидер җитми кебек. Уйлана торгач, шундый фикергә килдем. Без татарча сөйләшсәк, биесәк, җырласак, «без – татар» дип кычкырсак, шул җитә дип уйлыйбыз. Ләкин эшебезнең тышы гына бу. Нигезебездә милли үзаң булырга тиеш. Эшебез тышкы күренеш белән генә чикләнәме? Шуны уйласак иде.

Берләшү бәһасе

Утырышта Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә чыгыш ясады. Аксакал үткәнебезне искә төшерде, конгресс оешкан елларга тукталды. Шунысы берәүне дә шикләндерми: 1992 елдагы тәүге съезд барлык ышанычларны да аклады.

– 30 ел элек без, татарлар, үз тарихыбызда беренче тапкыр, бөтен дөньядан тарихи Ватаныбызга җыелдык. Без ул чакта очраштык-күрештек, татарның милләт буларак исәнлегенә ышандык. Ул чакта безгә конгрессның җыелуы һәм рухи бердәмлегебезне раслау бик мөһим иде. Беренче корылтай, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетын оештырып, үз бурычын үтәде. Аның беренче җитәкчесе Индус Ризак улы Таһиров безнең өметләрне аклады дип саныйм. Халкыбыз тарихын барыбыздан да яхшырак белә торган күренекле галим, үзенең милләт каршында җаваплылыгын тоеп эшләде. Беренче корылтайда мин конгрессны: «Җир шарында көн күрүче татарларны берләштерүче, барлык татарлар исеменнән рәсми сүз әйтә алучы олы һәм вәкаләтле мәҗлес», – дип белдергән идем. Ул мәлдә барлык делегатлар моны алкышлап хуплады. Шуннан соң бер шигебез дә калмады: үзебезнең тарихи дөрес эшкә тотынуыбызга инандык, – диде Дәүләт Киңәшчесе.

Бергә эшләдек, сездә терәк, таяныч таптык, моннан соң да шулай булыр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, делегатларны сәламләп, аларга рәхмәтләрен җиткерде.

– Ватанпәрвәр булуыгыз, динебез, телебез, гореф-гадәтләрне саклауда күрсәткән хезмәтегез өчен рәхмәт. Без булдырабыз! Бергә булырга насыйп булсын. Биредә күп фикерләр яңгырады. Тәнкыйть тә булды. Әлбәттә, кабул итәбез. Без үз эшебездән канәгать түгел. Эшебез күп. Безнең эшләр яхшы, дип кенә ярамый. Глобальләшү чорында үзебезне ничек саклап калу турында уйларга кирәк, – диде Татарстан Президенты. – Гаилә, дин мөһим. Мәчет намаз уку урыны гына түгел, ул тел өйрәнү үзәге дә булырга тиеш. Безнең алда торган барлык бурычларны бергә хәл итә алуыбызга шик юк. Безнең көч – бердәмлектә!

Кунаклар кәефе

Читтән фикер тансык. Чарага килгән кунакларның да фикерен белештек. Алар Казанга нинди өметләр белән килгән дә, нинди хисләр белән китә икән?

1999–2010 елларда Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле булып торган Мәскәү кунагы Назыйф Мириханов милли мәгариф турында уйланыр чак дигән фикердә.

– 30 еллык дәверне алсак, эшләгән эшләребез күп. Конгресс җитәкчесе бу хакта әйтте. Нигез бар, көч бар. Хәзерге көндә калкып торган төп мәсьәлә – милли мәгарифнең юкка чыгуы. Игътибарны әнә шуңа юнәлтсәк, яхшырак булыр иде. Безнең эшебезнең шактый өлешен, Латин Америкасы халыклары сыман, күңел ачу биләп ала. Моны үзебез дә сизмәстән шулай итәбез, – ди ул. – Мәгариф реформасы бармады түгел, барды. Без аны үзебез дә кулдан ычкындырдык. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: татар телен атнага ике тапкыр укытып кына саклап булмый! Мәҗбүри укыргамы, иреклеме дип тә карыйлар. Әмма ике сәгатькә калгач… Оныкларым шәһәрдә яши. Быел җәй алар белән юньләп татарча сөйләшә алмадым. Аңламыйлар бит. Теле булмаган халыкның мәдәнияте дә, эстрадасы да булмый. Ничек кенә булса да, мәгариф системасына татар мәктәпләрен кайтару юнәлешендә эшләргә кирәк. Бүгенге вазгыять һәм кануннар кысаларында әле эшләргә була. Алдагы биш елда шулар турында уйланырга кирәк.

Ханты-Манси автономияле округыннан Рәзидә Гарифуллина Казаннан матур хис-кичерешләр генә алып китә. Съездда беренче катнашуы, ә Татарстан башкаласына беренче генә килми икән инде. Балалары да татарларның мәркәзендә көн күрә.

– Казанга килүемә сөенеп туя алмыйм. Ханты-Мансиның Когалым шәһәрендә «Гаилә кыйммәтләре» дигән түгәрәк алып барам. Әти-әниләр, әбиләр, балалар белән эшлим. Милләт, тел, мәдәният саклансын өчен, гореф-гадәтләрне яңартырга тырышабыз, шул юнәлештә эш алып барабыз. Яшьләребез дә өметле, – дип сөйләде Рәзидә Гарифуллина. – Читтә яшәсәк тә, гаиләдә татар телле мохит булды. Өч балам да Казан тирәсенә күченеп кайтты. Әле менә съезд кысасында Болгарга барып кайттык. «Әнием, мин гел татарча гына сөйләшәчәкмен. Ирем дә, туачак балаларым да татар телен беләчәк!» – диде кызым. Бу сүзләрне ишетүемә бик сөендем. Казаннан бик күп рухи байлык алып кайтам!

Башкортстан делегациясе вәкиле, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов съездга беренче тапкыр гына килми.

– Хисләрне әйтеп аңлата торган түгел. Күңел күтәренке, кәеф яхшы. Башкортстаннан делегация иң зуры, – ди Фән ага. – Өмет шул: яшь буын милли моңны, телне онытмасын иде. Русча кушып сөйләшкән балаларда милли аһәң була алмый. Телне бәләкәйдән – бишектән өйрәтергә, үзаңны кечкенәдән күтәрергә кирәк. Моның өчен милли мәгариф булса яхшы.

…Съезд узды. Кунаклар да канәгать калгандыр. Әмма бар нәрсәдән канәгать булу да гел яхшы түгел. Камиллеккә чикләр юк. Өметләр ишетелде, алар аклансын өчен биш ел җитәрме?! Вакыт күрсәтер.

Сан

Съездга 35 илдән, Россиянең 77 төбәгеннән 1500 кеше җыелды.

Съездда катнашкан милләттәшләребез: 5 Россия Герое, 105 фән кандидаты, 64 фән докторы, 44 профессор, 7 Олимпия чемпионы.

Чулпан Гарифуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Утырыш кысасында делегатлар Васил Шәйхразыевны кабат Милли Шура рәисе итеп сайлады һәм оешманың яңа составын раслады. Анда 75 вәкил керде.

 


Фикер өстәү