Россиядә интернеттагы ялган даруханәләр саны ике тапкыр арткан

Быел Россиядә интернеттагы ялган даруханәләр саны ике тапкыр арткан. «Известия» хәбәренә караганда, беренче яртыеллыкта 14 даруханәнең «фальшивка» икәнлеге ачыкланса, хәзер аларның саны 37гә җиткән.

Белгечләр әйтүенчә, мошенниклар эзләү системасында (поисковик) үзләренең «аптека»сын реклама аша иң өскә чыгара. Шуңа күрә интернет-даруханә эзләүче кеше иң элек ялганының сайты сылтамасын күреп ала.  Ә мондый сайтларда заказ бирүче акчасыз да, товарсыз калырга мөмкин. Акчасын кулга төшергәч, аферистлар элемтәгә чыгудан туктый чөнки. Шуңа күрә белгечләр ышанычлы, белгән сайтлар аша гына дарулар һәм башка товарларга заказ бирергә киңәш итә.


Фикер өстәү