«Татар авылларында җирләрнең 75 проценты эшкәртелми: бу җинаятькә тиң»

16–18 март көннәрендә Казанга татар авыллары эшмәкәрләре җыела. Өч көн рәттән Бөтендөнья татар конгрессы X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әле чарага Россиянең 40 төбәгеннән, шулай ук Татарстаннан 500 кече бизнес вәкиле һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак.

Кунаклар беренче көнне фикер алышу мәйданчыкларында эшләячәк. Анда татар авылларында милли тормыш һәм рухи тәрбия, заманча инновацион технологияләр ярдәмендә җиләк-җимеш культураларын массакүләм үстерү, татар халкының традицион тәрбия системасын торгызу һәм яшьләрне базар шартларында эшмәкәрлек идеяләрендә тәрбияләү, авыл эшмәкәрләре җитештергән продукцияне эшкәртү һәм сату мәсьәләләре  хакында сөйләшәчәкләр. Моннан тыш, эшмәкәрләр пленар утырышта катнашачак, шулай ук Буа районына сәфәр кылачак. Россия төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарларыннан торган «Татар базары» күргәзмә-ярминкәсе дә оештырылачак.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров матбугат очрашуында әйтүенчә, әлеге җыен тулы канлы хәрәкәткә әверелгән.

– Татар авылының киләчәге дигән вакытта мин беренче чиратта татар эшмәкәрләренең эшчәнлеген әйтер идем. Бүген дөньяда барган вакыйгалар йогынтысында азык-төлек куркынычсызлыгы көн кадагында тора. Безнең халык үзебездә җитештерелә торган азык-төлек белән тулысынча тәэмин ителгән. Һәм монда эшмәкәрләрнең роле зур, – диде ул.

Данис Шакиров сүзләренә караганда, җыенга татар авылларын үстерүгә зур өлеш керткән, милли тормышка битараф булмаган эшмәкәрләр җыелачак. «Теләк белдергәннәр тагын да күбрәк иде, ләкин авырулар булу сәбәпле, саннарны чикләргә туры килде», – диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев. Иң күп кеше, елдагыча, күршеләребез Башкортстаннан киләчәк. Аннан  68 делегат катнашыр, дип ниятлиләр.

Бөтендөнья татар конгрессының татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев «Татар базары» күргәзмә-ярминкә эшчәнлеге белән таныштырды. Ул Россиядә 4500 татар авылы барлыгын искә төшерде. Шуларның 2000е – Татарстанда, 1500е Башкортстанда булса, калган 1 меңе – башка төбәкләрдә.

– Әлеге авыллар кара туфракта утырган. Бу – иң зур байлык. Ә икенчесе – су, өченчесе – өч буынны саклаучы хәрәкәт. Бүген татар авылларында авыл җирләренең 75 проценты эшкәртелми. Бу җинаятькә тиң. Авыл эчендәге җир бүген – органика, барлык коммуникацияләр кергән иң кыйммәтле җир. Бу авылларны югалтабыз икән, без иң кыйбатлы органик җирләрне югалтачакбыз. Җире эшкәртелмәгән илнең баеп алга киткәне юк әле. Дөньядагы бөтен кара туфракның 63 проценты – Россиядә. Ә без, татарлар, шушы кара туфрак өстендә яшибез. Шуңа күрә Башкортстан юнәлешендә дә проектыбыз бар, – диде Фәрит Уразаев.

Аның фикеренчә, республикада бакчачылык начар үсеш алган. «Бакчачылык – Татарстанда иң зәгыйфь юнәлеш», – диде ул.

Шуңа күрә быел җыен кысасында беренче тапкыр «Бакчачылык һәм бакча культуралары» номинациясе гамәлгә кертелгән.

– Россиядә бакчачылык юнәлешендә азык-төлекнең 12 проценты гына җитештерелә. Хәзер санкцияләр кертелгәч, җиләк-җимеш җитештерү бездә тагын да начараячак, – дип искәртте Фәрит Уразаев. Шул ук вакытта Татарстанда да бу юнәлеш буенча уңышлы эшләп килүче берничә эшмәкәр барлыгын әйтте. Мәсәлән, Буа һәм Чүпрәле районнарында фермерлар зур алма бакчалары булдырды.

Моннан тыш ул күргәзмәдә «Сәламәт милләт» блогына да игътибар юнәлтүне сорады.

– Пандемия безгә профилактика һәм терапиянең иң зур проблема икәнлеген күрсәтте. Кытайлар отты, аларның 2050 елга кадәр «Сәламәт милләт» дигән ак китаплары бар. Татарларда мондый юнәлештә хәрәкәт итүчеләр бар: болар себер, алтай, кырым үләннәре белән  бәйле. Күргәзмәдә дәвалау һәм профилактика юнәлешендә җитештерү үрнәкләре тәкъдим ителәчәк, – диде Фәрит Уразаев.

Ул шулай ук татар авылларында буын, тәрбия мәсьәләләренә дә игътибар бирергә кирәклеген басым ясады. Болардан тыш, күргәзмәдә «Каз өмәсе» фестивале проекты да тәкъдим ителәчәк.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү