М12 трассасы төзелеше туктамаячак

Санкцияләр кертүгә карамастан, «Мәскәү – Казан» М12 трассасы төзелеше вакыты чигерелмәячәк, чит ил техникасы белән проблемалар булса да, туктамаячак. Бу хакта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин хәбәр итте.
– Импорт күләме зур түгел – 7 процент. Барлык проект эшләрен яңадан карап чыктык. Асфальт түшәү эшендә проблема бар. Аларны төзекләндерү сорала. Электрга бәйле сораулар да бар, әмма барысын да яңадан карап чыккач, хәл итеп булачак, бу төзелеш вакытына тәэсир итмәячәк. Киресенчә, хәзер мин көн саен төзелеш эшен тизләтү буенча утырышлар оештырам, – дип белдергән вице-премьер «Россия 1» каналы эфирында.

Марат Хөснуллин фикеренчә, төзелеш тизлеген арттырып җибәрү инфляция йогынтысын киметү өчен дә кирәк.

– Инфляция безнең өчен куркыныч, чөнки без акрынрак эшлибез икән, моның өчен күбрәк түлибез дигән сүз. Шуңа күрә мин тәүлек буе эшләүне оештыру, өстәмә ярдәмнән файдалану бурычын куям. Бу вазгыятьтә тизлек – ул акча, – дигән вице-премьер.


Фикер өстәү