Марат Хөснуллин: “М12 трассасының 70 проценттан күбрәгенә асфальт түшәлде инде”

Мәскәү-Түбән Новгород-Казан М12 автомобиль юлының 70 проценттан күбрәгенә асфальт түшәлгән. Бу хакта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин белдерде, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.

“Юлчылар М12 трассасының 70 проценттан проценттан күбрәгенә асфальт түшәде инде. Бу – 570 чакрым тирәсе”, – дип билгеләп үткән Марат Хөснуллин. Ул быелга планлаштырылган асфальт салуү эшләренең тулысынча үтәлүен искәрткән. Юл түшәмәсенә барлыгы 5,8 миллион тоннадан артыграк асфальт-бетон тотылган.
Юлның 48 чакрым озынлыктагы өлешендә автомобильләр йөри инде. Төп өлешен киләсе елда төгәлләү планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез: М12 тиз йөрешле автомобиль юлы Европа-Көнбатыш Кытай халыкара транспорт маршрутын үстерү кысасында салына. Татарстанда бу юл Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары аша уза. Республикада аның озынлыгы 142 чакрым тәшкил итәчәк.


Фикер өстәү