М12 юлының төп өлешләреннән берсе салынып беткән

Мәскәү-Түбән Новгород-Казан М12 юлының Владимир өлкәсе аша узучы төп өлешләреннән берсенә асфальт түшәлеп беткән. Бу хакта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин белдергән. Аның әйтүенчә, 48 чакрым озынлыктагы юл өлешенең әзерлеге инде 90%тан артыграк тәшкил итә.

“Юл өлкәдә машиналар ташкынын аеру һәм шәһәрләрдә хәрәкәтне киметү мөмкинлеге бирәчәк. Шулай итеп, юлга вакыт азрак таләп ителәчәк, торак пунктларның экологиясе дә яхшырачак”, – дип язган Марат Хөснуллин үзенең телеграм-каналында.

Юлчылар 770 мең тонна асфальт салды, юлның буеннан-буена диярлек яктырткычлар, коймалар урнаштырды, дип билгеләп үткән ул.

Исегезгә төшерәбез: М12 автомобиль юлы Татарстанда Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары аша узачак. Республикада аның озынлыгы 142 чакрым тәшкил итәчәк.


Фикер өстәү