М12 автомагистрален төзү эше башлана

Татарстанда «Мәскәү – Казан» М12 автомагистрале өчен Зөя елгасы аша салыначак күпергә килү юлларын эшләүгә әзерләнәләр. «Автодор» дәүләт компаниясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бирегә төзелеш материаллары китерелә башлаган. Яңа күпер Кайбыч һәм Апас районнарын Югары Ослан районы белән тоташтырачак. Озынлыгы – 1360 метр, киңлеге 20 метр чамасы тәшкил итәчәк. Транспорт хәрәкәте өчен һәр ике якта икешәр рәт булдырылачак. Проектчылар күперне, субайлар кагып, монолит тимер-бетоннан эшләргә тәкъдим иткән. М12 юлын төзү (гомуми озынлыгы – 729 чакрым) сигез этапка бүленә. Татарстанга 7 һәм 8 нче этаплары туры килә. Юл Апас, Кайбыч, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары аша узачак. Тиз йөрешле автомобиль юлының Татарстандагы өлешенең гомуми озынлыгы 142 чакрым тәшкил итәчәк.


Фикер өстәү