Түлисеме, түзәсеме? Россия икътисади үсеш министры Максим Орешкин, шушы сорауга җавап эзләп, сәфәргә кузгалды. Автойөрешнең нәтиҗәсе дөрес карарга китерергә тиеш: Мәскәү – Казан түләүле юлы салынырмы, әллә күпне күргән М7не төзекләндерү белән чикләнерләрме?
15 июльдә Тольяттида моношәһәрләрне үстерү буенча форум узачак. Максим Орешкин бу чарага машина белән барасын социаль челтәрләрдә алдан ук игълан итте. “Рульдә үзем булам. Мәскәү – Владимир – Түбән Новгород – Чабаксар – Казан – Самара – Тольятти маршруты буенча хәрәкәт итәчәкмен. ЮХИДИ хезмәткәрләре озатып бармаячак”, – дигән иде министр. 12 июльдә ул яңгырлы Мәскәүдән, LADA XRAY машинасына утырып, юлга кузгалды. Шимбә көнне Казанда тукталыш ясарга җыена.
“Европа – Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт коридоры проекты кысасында Мәскәүдән Казанга кадәр 729 чакрым озынлыктагы юл төзү тәкъдиме турында соңгы елларда сүз күп булды. Юлны төзү 539,6 млрд сумга төшәргә мөмкин. Бу беренче техник категориядәге автомагистраль булачак. Юлның һәр ягында да икешәр хәрәкәт полосасы салыначак. Хәрәкәт тизлеге исә сәгатенә 120 чакрымга исәпләнгән. Шулай итеп, Мәскәүдән Казанга кадәр 12 сәгатьлек юл 6,5 сәгатькә калырга мөмкин.
Июнь аенда Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев түләүле магистраль узачак районнар исемлеген әйтте. Мәскәү – Түбән Новгород – Казан автомобиль юлының Татарстандагы өлеше 133 чакрымны тәшкил итәчәк һәм Апас, Кайбыч, Югары Ослан, Кама Тамагы, Лаеш, Питрәч җирлекләре аша узачак.
Мәскәүдән Казанга кадәр түләүле юлны М7 “Волга” трассасына алмаш буларак төземәкчеләр. Федераль экспертлар фикеренчә, яңа юлның файдасын ил халкының 40 проценты сизәчәк. “Автодор” дәүләт компаниясе исәпләп чыгарган мәгълүматка карасаң, маршрут ил эчендә 70 миллион тонна товар җәлеп итүгә китерәчәк. Проект гамәлгә ашырылса, ул көнкүреш товарлар, автомобиль һәм автоҗиһазлар, электроника, пластмасса һәм төсле металл эшләнмәләр җитештерү белән шөгыльләнүче предприятиеләр өчен дә файдалы булачак, дип уйлый белгечләр. Илдәге эчке тулай продуктның (ВВП) 3 процентка артуын да фаразлый “Автодор”. Яңа трасса инвесторларны да кызыктырган. Димәк, проектка өстәмә акча кертүләре дә ихтимал. Тумаган тайның билен сындырмыйлар дигәндәй, әлегә зур сумма чыгарып салырга әзер булучыларның исемнәре әйтелми. Түләүле юлның хакы да билгеле түгел.
Юл төзү проекты турында халыкка билгеле булган көннән бирле, фикерләр икегә бүленде. Күпләр проектның уңышлы булуына шикләнә, юл төзелә калса да, үз вакытында кулланылышка тапшырылмаячак, ди. “Автодор – Платные дороги” компаниясе генераль директоры Дмитрий Дунаев “Авто года” порталына биргән әңгәмәсендә юл өчен түләүне хезмәт күрсәтү өчен түләү дип кабул итәргә кирәк, дигән. Яңа юлның әһәмиятен шунда күрә ул.
– Хезмәт күрсәтү дигәндә берничә факторны күздә тотам. Беренчесе – үз вакытыбызны “бөке”дә утыруга сарыф итмибез. Әлбәттә, түләүле юлдан йөрү бушлай йөрүгә караганда арзанрак чыгачак, димим. Юл өчен түләүне дә төрле яктан карарга була. Мәсәлән, ягулык сарыф итү, – дип аңлата Дмитрий Дунаев. – Озын, әмма бушлай юлдан барабыз икән, без тизлекне киметәбез, шул рәвешле машина күбрәк ягулык яга, светофорларда тукталышлар ясала. Түләүле юлда алай түгел. Амортизация турында да әйтергә кирәк. Бик еш тизлек җыябыз һәм туктыйбыз икән, бу – машина файдасына түгел. Аннан, түләүле юлларда авариягә юлыгу куркынычы да азрак.
Икътисадчы Ирек Низаметдинов сүзләренчә, М7 трассасын төзекләндерү тәкъдиме бик үк уңышлы түгел. Бу юл халык күпләп яши торган урыннардан үтә, трассага кемнең дә булса шәхси милке саналган мәйданнар орынып тора. “Шәхси милеккә бернинди дә зыян салмый торган башка проект кирәк. Икътисади күзлектән караганда, түләүле трасса күбрәк уңыш китерергә мөмкин. Әгәр М7не киңәйтәбез икән, шәхси мөлкәткә зыян килмәслек итеп эшләргә кирәк. Ә моны эшләү гаять катлаулы һәм, бәлки, мөмкин дә түгел”, – ди икътисадчы.
Ерак гастрольләргә чыгып китүче җырчы Ризат Рамазанов, М7 урынына яңа юл ясасалар, бик теләп йөрер идем, ди.
– Трассаның бәясе күпме булыр, башта шунысын беләсе иде. Мәскәүгә 12 сәгать барсаң, фәлән кадәр солярка ягасың, 6 сәгатькә калгач – кимрәк. Әгәр ягулык аермасын капларлык булып чыкса, бу юлдан йөрер идек. Вакытны сарыф итеп, ниндидер зур фура артыннан өстерәлеп барганчы, “бөке”дә утырганчы, яңа юлдан җилдерү кулайрак, – диде ул. – Үзегез беләсез, тизлек заманында яшибез. Көндез монда, кич тегендә булырга кирәк. Җырчыларга бигрәк тә, чөнки зур шәһәрләргә еш чыгабыз. Трасса хакы баш бәясе булмастыр, дип уйлыйм.
Чулпан Гарифуллина