И машина, машина… «Тимер ат»лар ник кыйммәтләнә?

Чапма, тукта! Машина артыннан йөгерә, дисезме? Юк, аның көн дә артып торучы бәясен куып тота торган түгел. Илдә заводтан чыккан яңа машинаның уртача хакы 2 миллион 230 мең сумга җиткән әнә. Бу хәл Илбашы Владимир Путинны да борчуга салган хәтта. Ул машина бәяләрен «йөгәнләргә» кушкан. «Тимер ат»лар ник кыйммәтләнә? Җәяү йөрүгә калмабызмы? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга ачыклык кертергә тырышты.

Бүген машина алмаштырудан башка мәшәкатьләр дә җитәрлек, билгеле. Әмма ансыз да булмый. Хәзер тәгәрмәчсез калсаң, кулсыз-аяксыз кебек. Дөньядагы вазгыять машина базарына нык тәэсир итте. Чит ил компанияләренең илдән китүе, логистика өзелү, санкцияләр кертелү аркасында, ел азагына кадәр әлеге тармакта яңа машиналар сату күләме 70 процентка кадәр кимеячәк, дип фаразлана. Быелгы тугыз айда илдә җиңел машиналар җитештерү күрсәткече 64 процентка түбән тәгәрәгән. Хәер, бер яктан кимесә, икенче яктан арткан әнә. Илдә заводтан яңа чыккан автомобильнең уртача бәясе 2 миллион 230 мең сумга җиткән. Ел башыннан бирле кайбер машиналар 70 процентка кадәр кыйммәтләнгән.

Менә шундый мода!

Әлеге вазгыять Россия Президенты Владимир Путинны да борчуга салган. Узган атнадагы утырышларның берсендә ул автомобильләргә бәя артуны карап тикшерергә кушты. «Илдә яшәүче гаиләләрнең машина сатып алу мөмкинлеге булырга тиеш», – диде Илбашы. Киләсе елда автомбиль бәяләренең күп дигәндә 12 процентка артачагын әйтте. Ярар, анысын вакыт күрсәтер. Чынбарлыкка әйләнеп кайтыйк. Баксаң, «тимер ат»ларга бәяләр быел мартта кискен югары сикергән. Автомобильләр уртача 45 процентка кыйммәтләнгән. Җәй дәвамында бераз туктап торган бәяләр көз көне кабат югары үрмәли башлаган. Моны базарда автомобильләргә кытлык булуга бәйләп аңлатканнар. Читтән кайтмагач, үзебезнеке генә җитми, янәсе.

Тик соңгысы белән түрәләр килешми. «Ил базарында яңа автомобильләргә кытлык юк. Сатып алырга машина калмый, дигән хәбәрне махсус, бәяләрне арттыру өчен генә тараталар», – диелгән илнең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәрендә. Әйтүләренә караганда, базардагы вазгыятьне чит ил машиналары хисабына да, үзебезнекеләрне җитештерү бәрабәренә дә, даими рәвештә контрольдә торалар.

– Бүген нәкъ менә үзең теләгән машинаны сатып алу кыенлашты, – ди автомобильләрне сату-алу белән шөгыльләнүче Азат Хөснетдинов. – Минемчә, автомобиль базарындагы бәяләргә, беренче чиратта, әнә шул тәэсир итә. Яңа машина бәясе кыйммәт. Ә тотылган машиналар базарында берәүләр ошап бетмәгән автомобиль өчен кесәсендәге акчасын чыгарып бирергә ашыкмаса, икенчеләр сатуда аз калган «иномарка»ларны кыйммәтрәк бәядән озатмакчы. Соңгы ярты елда Кытайда җитештерелгән машиналарга ихтыяҗ артты. Кытайлылар халыкны төрлечә кызыктыра. Бу көнәрдә генә яңа «Омода» («о» теркәгече һәм «мода» сүзләреннән. – Ред.) машинасы сатуга чыкты. Бәясе 2 миллион сумнан башланган «тимер ат»ка карап: «О, машина!» – диясе генә кала.

Эшкуар сүзләрен белгечләр дә куәтли. «Автостат» мәгълүматларына караганда, узган атнада илдә иң күбе Кытай автомобильләре сатылган. Россиялеләр әлеге илдән кайтарылган 3 мең 742 машина сатып алган. Бу – барлык сатылган автомобильләрнең 35 проценты, ди белгечләр. «Автоваз» машиналарына өстенлек бирүчеләр моннан бераз гына азрак.

«Мерседес» тузан җыя

Үзебезнең «тимер ат»ларга килгәндә, илдә яшәүчеләр барыннан да бигрәк «Лада Гранта»ны сайлый. Быел гыйнвар – сентябрьдә 52 мең 117 данә шундый машина сатылган. Икенче урында – «Лада Веста» (29 мең 93 данә). Беренче өчлеккә «Лада Ларгус» та (11 мең 211 данә) эләккән.

– Без күбрәк «Лада» машиналарын сатабыз, – ди башкаладагы автомобиль салоннарының берсендә эшләүче Айгөл Мостафина. – Үзебездә чыккан машиналарны, нигездә, районнарда яшәүчеләр сатып ала. Авылдан килүчеләр арасында кредит рәсмиләштерүчеләр аз. Акчалары – кулларында. Кредит рәсмиләштерергә үгетләргә дә туры килә кайчак. Чөнки безгә автомобильне дәүләт программасы буенча кредитка сату отышлырак. Чит ил машиналарына килгәндә, Кытайныкылар беренче урында тора. Бигрәк тә «Хавал», «Джили»га сорау зур. Соңгы арада «иномарка»ларны да «тере» акчага сатып алырга теләүчеләр артты. Казанда яшәүчеләр кредит рәсмиләштерә. Салонда чит ил машиналары күп калмады инде. «Киа», «Хюндай» ише халык арасында популяр булган автомобильләр бетеп бара. Булганнары да баштанаяк җиһазландырылган, ягъни бик кыйммәтле. Андый машинаны теләсә кем сатып алмый.

Сатучы сүзләренә караганда, иске машина сорап мөрәҗәгать итүчеләр күбрәк.

– Бездә кулдагысын трейд-инга тапшыру да каралган бит. Аз булса да ярдәм. Узган ел белән чагыштырганда, машина бәяләре бик нык артты. Ә кыйммәтле чит ил машиналары сатып алучылар бермә-бер кимеде. Мәсәлән, соңгы ике атнада нибары бер «Тойота» саттык. Анысын да кулдагы акчага сатып алдылар. «Мерседес»лар шул килеш тора. Яңа ел алдыннан базарда җанлану күзәтелә. Әйткәнемчә, күбрәк иске машина сатып алалар. «Лада» автомобильләрен сатарга дәүләттән бирелүче ташламалы автокредит программасы ярдәм итә. Март – июнь айларында хәлләр мөшкел иде. Эшчеләр санын да кыскарттылар хәтта. Хәзер ярыйсы инде. Сатарга дигән машиналар җитәрлек. Автомобиль базарында ун елга якын эшләүче кеше буларак шуны әйтә алам: биш-алты елдан барыбыз да Кытай машиналарына күчеп утырачакбыз. Россия автомобиль базары искерә, ә чит ил җитештерүчеләре арасында Кытайдан да тырыш халык юк, – ди Айгөл Мостафина.

Исегезгә төшерәбез: быел июль аеннан башлап ташламалы автокредитны гаиләдә 18 яше тулмаган кимендә бер бала тәрбияләүчеләр, табиблар, укытучылар һәм беренче тапкыр машина сатып алучылар рәсмиләштерә ала. Мондый мөмкинлек алты «яшь»тән өлкәнрәк автомобильне трейд-инга тапшыручыларга да бирелә. Дөрес, кимендә бер елдан артык бу машинага хуҗа булып торырга кирәк. Автокредитны хәрбиләргә һәм мобилизациягә китүчеләрнең гаиләләренә бирә башларга да тәкъдим иттеләр. Дәүләт машинаның 20 проценты күләмендә ташлама бирә. Федераль программада үзебездә җитештерелгән «тимер ат»лар һәм 2 миллион сумга кадәр «Хавал Джолион» катнаша.

Эче дә, тышы да кыйммәт

Түбән Камада яшәүче Ленар Сабитов ике ай элек кенә яңа машиналы булган.

– Иске «Киа»ны сатып, 1 миллион 500 мең сумга яңа «Веста Кросс» сатып алдым. Тегесе бик нык искергән иде. Шуңа күрә автомобильне алмаштырырга кирәк дигән карарга килдем. Кыйммәт, әлбәттә. Кредит рәсмиләштерергә туры килде. Чит ил машиналарына кызыкмадым да. Иртәгә нәрсә буласы билгесез. Киләчәктә «иномарка»ларга запас частьлар табып булмаячак, диләр бит, – ди ул.

Казанда автомобильләр ремонтлау белән шөгыльләнүче Рөстәм Хәкимов сүзләренә караганда, «тимер ат»ларга запас частьлар кайтаруда кыенлыклар юк. Дөрес, аларның бәяләре бермә-бер кыйммәтләнгән.

– Без күбрәк Мәскәү, Түбән Новгородтагы арадашчылар белән эшлибез. Гарәп Әмирлекләреннән кадәр кайтарылучы запас частьлар да бар. Соңгы арада Германиядә чыккан машиналарны ремонтлау бераз кыенлашты, чөнки запас частьлары юк. Ә болай бернинди кытлык та сизелми. Кытайның эшли белмәгәне юк әле, бер дә булмаса, шул базарга күчәрбез. Бәяләр генә артты. Мәсәлән, ел башында автомобиль шәме 1 мең сум торса, хәзер ул – 3 мең сум. Запас частьлар, нигездә, 50–100 процентка кыйммәтләнде. Машина булгач, төзәтәсең инде. Беркемнең дә җәяү йөрисе килми, – ди Рөстәм.

Быел гыйнвар – ноябрь айларында илгә 221 меңнән артык «иномарка» кайткан. Узган ел белән чагыштырганда, бу икеләтә диярлек күбрәк. Мондый күренеш киләсе елда да дәвам итәчәк, дип фаразлана. «АвтоВАЗ» исә 2023 елда 400 мең машина эшләп чыгарырга ниятли. Җиңел машина базарының 40 проценты «Лада» машиналарына туры килергә мөмкин, диләр. Чагыштыру өчен, бу ел азагына кадәр «АвтоВАЗ»да 220 мең машина җитештерәчәкләр. Ул арада Мәскәү заводында яңа «Москвич» машинасын күпләп сата башларга җыенуларын да әйткәннәр. Менә сиңа замана!

Фикер

Юрий КУЛАГИН, «Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте»нең Татарстан төбәк бүлеге рәисе:

– Автомобиль базарына машиналарга кытлык, бәяләр арту һәм халыкның сатып алу мөмкинлеге кимү бик нык тәэсир итте. Хәзер очсызрак «тимер ат»ларга ихтыяҗ күбрәк. Ник дисәң, яңа машина бәяләре янына якын да килә торган түгел. Шуңа күрә халык ничарадан бичара дигәндәй, үзебездә чыккан машиналарга өстенлек бирә. Хәзер Кытай автомобильләрен сатып алучылар да шактый. Яңа машина алырга мөмкинлеге булмаганнар исә икенчел базарга бара. Безнең илдән киткән автомобиль брендлары да нигездә шунда хәзер. Элек 700 мең сумга яхшы машина сатып алып булса, бүген 1 миллион сумга да берни табып булмый. Вазгыять киләсе елда да үзгәрмәячәк. Тагын да начаррак булмаса әле. Керемнәр шул ук, ә машина бәяләре артканнан-арта. Шуңа күрә халыкның машина сатып алу мөмкинлеге кимеячәк. Җәяү йөрмәсәк тә, җәмәгать транспортына күчеп утырырга туры килмәгәе.

 

Алдагы бер елда машина сатып алырга җыенасызмы?

Бу хакта уйлаганым да юк 42,9%

Аласым килә, тик мөмкинлегем юк 27,2%

Әле күптән түгел генә машина сатып алдым 5,4%

Хәзер машина бик кыйммәткә төшә, сатарга җыенам 5,1%

Әйе, яңа машина эзли башладым инде 2,2%

«Автостат» аналитика агентлыгыннан

2022 елда Россиядә популяр булган автомобильләргә бәяләр ничек үзгәргән?

 

машина моделе Кыйммәтләнү (%) гыйнвар 2022 (мең сум) август 2022 (мең сум)
LADA Granta +13,3 598,9 678,3
LADA Vesta +30 862,9 1 121,9
Ria Rio +41,4 1 014,9 1 434,9
Hyundai Solaris +45,2 970,0 1 408,0
Hyundai Creta +43,1 1 299,0 1 859,0
Renault Duster +41,1 1 147,0 1 618,0
LADA Largus +56,8 829,0 1 300,9
Volksvagen Polo +51,6 1 068,9 1 620,9
LADA Niva Treval +21,3 879,9 1 066,9
Toyota RAV4 +23,1 2 169,0 2 671,0

«Автостат» аналитика агентлыгыннан

Эльвира Вәлиева

 


Фикер өстәү