Машинада йөрү тагын да чыгымлырак булачак, халык җәмәгать транспортына күчеп бетмәсме?

Якын киләчәктә арабызда җәяүлеләр саны артмагае. Ник дигәндә, машиналы  булу кесәгә шактый суга бүген. Росстат агентлыгы мәгълүматларына караганда, соңгы елда Татарстанда бензин 5 процентка (2,11 сумга) кыйммәтләнгән. Биш ел эчендә исә аның хакы 8,3 сумга күтәрелгән. Белгечләр әйтүенчә, мондый хәл алга таба да дәвам итәчәк. Ягулык кыйммәтләнү исә башка әйбәрләрнең дә бәясен өскә таба этә.

Утырып йөрү генә рәхәт

Бензинга акча су урынына ага. Казан читендәге Столбище бистәсендә яшәүче Флюра Фәйзуллина шулай ди. «Рульгә утырганыма ярты ел. Машина йөртү болай ук чыгымлы булыр дип уйламаган идем. Ялгызы бала үстергән анага аеруча сизелә бу. Әмма йөрмичә дә булмый. Авыру баламны көнаралаш шәһәргә массажга, табибларга йөртәсем бар. Бензин да, аңа киткән акча да су урынына ага», – ди ул. Күптән түгел Флюра, чыгымнарын азмы-күпме киметү өчен, машинасына 95ле бензин урынына 92лене сала башлаган. Аермасы шактый сизелә чөнки. Бүген АЗСларда 92ле бензинның бер литры – уртача 44,69 сум, 95лесе 48,16 сум тора.

Бензин бәяләре артуга канәгатьcезлек белдерүче бер Флюра гына түгел. Әле бу көннәрдә генә Чаллыда бер төркем машина йөртүчеләр җирле ягулык салу станцияләренә бойкот игълан итте. Чит илдән алган тәкъдимнәре мондый: шәһәрдәге фәлән АЗСны сайлап алалар да бер атна дәвамында ягулыкны шуннан гына алалар. Калган ягулык салу станцияләрен исә читләп үтәләр. Икенче атнада чират башкасына җитә. Шул рәвешле активистлар ягулыкка бәя төшертергә хыяллана.

Шулай гына җиңел булсачы? Россия автомобиль ияләре федерациясенең Татарстан буенча вәкиле Рамил Хәйруллин да әлеге хыялның чынга ашачагына шикләнеп карый. «Ниндидер нәтиҗәгә ирешер өчен мондый акцияне илнең бөтен шәһәрләрендә дә үткәрергә кирәк. Бер ягулык станцияләрен сайлап, калганнарына бойкот игълан итү генә җитми. Барлык машина йөртүчеләр дә бер атнага булса да җәмәгать транспортына күчеп утырса, АЗСларда ягулык бәяләре төшүгә азмы-күпме ирешеп булыр, бәлки. Пандемия чоры бу ысулның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын раслады инде», – ди белгеч.

Үз хәлләре хәл

Хыялларны бер читкә куеп, «ВТ» хәбәрчесе чынбарлыкны ачыклау ниятеннән Татарстанның нефть продукциясе белән тәэмин итү оешмалары ассоциациясе президенты Ирек Сөләйманов белән элемтәгә керде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, бүген ягулык салу станцияләренең үз хәле хәл. «Безнең кайчан ягулык бәяләреннән канәгать булганыбыз бар? Машина йөртүче буларак, мин үзем дә бензин бәяләренең түбән булуын теләр идем. Ләкин бүген ягулык бәяләренең 70 процентын салым һәм акцизлар тәшкил итә. Калган өлешенә нефть табу, эшкәртү хакы, эшчеләргә хезмәт хакы түләүгә киткән чыгымнар салына. АЗС чыгымнарын каплаучы өстәмә хак (наценка) 4–6 сум тирәсендә генә тирбәлә. Соңгы арада анысы да юк», – ди ассоциация башлыгы.

Ирек Сөләйманов сүзләренә караганда, гыйнвар аеннан бирле АЗСларга күмәртәләп сатыла торган бензинның хакы 25 процентка арткан. Заправкаларда аны ваклап сату бәясе исә 5–6 процентка гына арткан. «Күргәнегезчә, АЗСлардагы ягулык бәясе аны күмәртәләп сатып алу бәясе белән чагыштырганда әллә ни күпкә артмады. Шуңа күрә бүген ягулык салу станцияләре үзенә зыянга эшли. Шул рәвешле без салым, хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү, ут, суга киткән чыгымнарны да каплый алмыйбыз. Шәхси АЗСларга аеруча авырга туры килә бүген. Чыгымнарны капларлык кына булсын дип, ягулык бәясен 1–2 сумга арттырсак, безгә килүче булмаячак. Ягулык салу станцияләре базарында көндәшлек зур», – ди Ирек Сөләйманов.

Бу тармакта утыз елдан артык хезмәт куйган тәҗрибәле белгеч киләчәккә фараз ясарга ашыкмый. Ягулык тармагында тотрыклылык урнашсын иде, дип кенә тели. Мондый катлаулы вазгыятьтә республикадагы АЗСлар саны кимемәсме? Ирек Сөләйманов хәлләр аңа ук барып җитмәс дигән фикердә. «Мондый шартларда эшләве бик кыен. Әмма һәрбер оешма үзенчә яшәргә тырыша, мәсьәләне уңай якка хәл итү юлларын эзли. Әмма киләчәктә ягулык салу станцияләре саны кимемәс дип тә кырт кисеп булмый», – дип белдерде ул «ВТ» хәбәрчесенә. Ягулык тармагында болытлар аеруча куера башлагач, кайбер белгечләр: «Якын арада 2018 елгы ягулык кризисы кабатланырга мөмкин», – дигән сүзләр дә ычкындырды. Ирек Сөләйманов, андый кризис кабатланмаячак, дип ышандырды. «Ягулык җитәчәк, аңа кытлык булмаячак. Базарда товар бар. Әмма ул күбрәк булса да комачауламас иде», – ди ассоциация башлыгы.

Икесе дә булсын

Ягулык бәяләре һава торышы кебек үзгәреп торган шартларда ягулык салу станцияләре генә түгел, машина йөртүчеләр дә бу проблеманы хәл итү юлларын эзләргә мәҗбүр. Хәтерләсәгез, бензин хаклары кесәгә суга башлагач, күпләр машинасын газ ягулыгына күчерә башлады. Ул вакытта бәяләр арасындагы аерма зур иде. Әмма соңгы арада Россиядә газдан кире бензин ягуга күчкән машина йөртүчеләр дә күзәтелә башлаган. Чөнки газ да кыйммәтләнә. Росстат агентлыгыннан алынган саннарга ышансаң, быелның март аенда гына да әлеге төр ягулык 6,5 процентка кыйммәтләнгән. Хәзер аны уртача 29 сум 30 тиенгә сатып алырга мөмкин. Белгечләр якын арада газ ягулыгы 35 сумга ук җитәчәк дип фаразлый.

Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов мондый тотрыксыз шартларда машина йөртүчеләргә ягулыкның ике төрен дә кулланырга киңәш итә. «Газ ягулыгы кыйммәтләнсә, бензин салып, бензин кыйммәт чакта газ белән йөрерлек мөмкинлек калдырырга кирәк», – дип саный белгеч. Икътисадчы ягулык, аерым алганда, бензин кыйммәтләнүнең төп сәбәбен чит илләргә сатканда безнең нефтьнең бәясе артып торуда күрә. «Нефтьнең бер баррель бәясе хәзер 83 доллардан да артып китте. Безнең бюджетка моңарчы якынча 42–44 доллар салынган иде. Халыкара базарда нефтьнең бәясе әнә шул күрсәткечтән ике долларга артып китсә, өстәмә табыш илкүләм куркынычсызлык фондын тулыландыру өчен тотылырга тиеш. Чит илгә нефть сатудан кергән табышны үзебезнең ил эчендә сатыла торган бензинга һәм башка тармакларда бәяне төшерү юнәлешендә тотарга кирәк. Альтернатив ягулык чыганаклары барлыкка килеп, энергия кулланучы күп кенә техника шуңа күчмәсә, бензинга бәяләр үсүдән туктамаячак. Язга таба бензин, дизель ягулыгы тагын 6–7 процентка кыйммәтләнер дип уйлыйм. Бу чорда чәчү эшләре башлана, ягулыкка ихтыяҗ арта», – дип фаразлый ул.

Ун тапкыр очсызрак

Әлмәттә яшәүче Сирень Гатауллинның исә ягулык бәяләре артуга исе китми. Ник дигәндә, моннан берничә ел элек электромобильгә күчеп утырган ул. Эшмәкәр егет безнең ил өчен шактый үзгә тоелган электр белән генә йөрүче машинаның өстенлекләрен санап бетерә алмый. «2015 елда интернетта электромобиль турында язма укыдым. Шуннан соң үземнең дә әлеге төр машинада йөреп карыйсым килә башлады. Беренче машинамны 2018 елда Япониядән кайтарттым. Ул миңа 650 мең сумга төште. Хәзерге вакытта «Ниссан Лиф» электромобилендә йөрим. Аны быел Европадан кайтарттым. Бөтен чыгымнары белән бергә миллион 300 мең сумга төште ул», – ди Сирень.

Электромобильнең иң зур өстенлеге дип аның тавышсыз эшләвен атый ул. Кечерәк кенә, уңайлы гына машина табигатькә пычрак бүлеп чыгармавы белән дә игътибарга лаек икән. Электромобиль өчен салым да түлисе юк. «Электромобильдә йөрү бензинлы машина белән чагыштырганда 10 тапкырга очсызгарак чыга. Бензинлы машинада 100 км араны узу 300–400 сумга төшә. Электромобильдә исә шул ук 100 км ара 30–40 сумга чыга. Чөнки бер киловатт электр энергиясе өчен 2 сум 70 тиен генә түлисе. Элегрәк бензинга аена уртача 10 мең сум акча тота идем. Электромобильне зарядкага кую аена 1 мең сумга чыга», – ди Сирень Гатауллин.

Электр белән йөрүче машинаны өендәге розетка аша «туендыра» икән ул. Заправкаларга да кергәли. Бүген Әлмәттә электромобильләрне зарядкага кую өчен махсус дүрт заправка бар икән. Казанда да андый урыннар арта бара. Әлмәттән Казанга барганда исә электромобильләрне Чистайдагы станциягә туктап зарядкага куеп алалар. Зарядкасы тулганны 20 минутлап көтеп торырга туры килә икән. «Электромобильләр ун еллап хезмәт итә. Аннары инде телефондагы кебек зарядкасы бетә башлагач, яңа батарея алып куярга була. Ул уртача 200–300 мең сум тора», – ди үзенчәлекле машина иясе. Асылда шул ук кесә телефонын хәтерләтә инде бу машина. Яшерен-батырын түгел, кесә телефонының кышкы салкында сүнеп аптырата торган гадәте бар. Сирень җилдергән электромобильнең исә әле бер тапкыр да андый кыен хәлдә калдырганы булмаган.

Сирень Гатауллинның танышлары арасында да электромобильгә күчеп утыручылар шактый икән. «Бер ун елдан безнең республикада электромобильгә күчеп утыручылар бензинлы машинада йөрүчеләрдән дә артып китәр дип уйлыйм. Дәүләт дәрәҗәсендә дә электромобиль тармагын үстерү планы эшләнә. Европа бензинлы машиналардан баш тарта башлады инде. Бу үзгәреш озакламый безгә дә килеп җитәр», – ди Сирень.

Сүз уңаеннан

25 октябрьдән Татарстан АЗСларындагы ягулык сыйфатын тикшерү айлыгы башланды. Ягулык ресурсларын рациональ куллану идарәсе мәгълүматларына караганда, айлык башланганнан бирле республиканың ягулык салу станцияләреннән 323 ягулык пробасы алынган. Шуларның 101е лабораториядә тикшерелгән. Дүрт пробаның сыйфаты тиешле таләпләргә туры килми дип табылган. Идарә башлыгы урынбасары Шамил Гомәров сүзләренә караганда, соңгы өч елда Татарстан АЗСларында ягулык сыйфаты яхшырган.

 

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү