Тәртипсезлек кыйммәткә төшәчәк

Киләсе ел машина йөртүчеләр өчен көтелмәгән «бүләк»тән башланырга охшап тора. Россиядә юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны арттырырга җыеналар. Илнең Административ хокук бозулар турындагы кодексына әзерләнгән төзәтмәләр гамәлгә керә калса, юл кагыйдәләрен бозган өчен салынган кайбер төр штрафлар – 6, икенчеләре 10 тапкыр (!) ук артырга мөмкин. Машина йөртүчеләргә чүп ташлаган өчен дә штраф чәпи башлаячаклар.

Юл кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләр өчен штрафлар күләмен арттыру турында сөйләшүләр күптән бара инде. Административ кодекска тәкъдим ителгән яңа үзгәрешләрдән аңлашылганча, нигездә, моңа кадәр гамәлдә булган штраф күләмнәре артачак. Әйтик, машина йөртүче бер ел эчендә икенче тапкыр пычрак номерлар белән эләксә, яңа кагыйдәләр нигезендә аңа 5 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Аны өч айга машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Әлегә моның өчен 500 сум штраф түләттерәләр. «Тонировка»лы машинада җилдерергә яратучыларга да 500 сум урынына 3 мең сум акчасын чыгарып салырга туры киләчәк. Полиция куганда туктамаган машина йөртүчеләргә 40 мең сум күләмендә штраф түләргә, йә булмаса, 3 елга машина йөртү таныклыгыннан колак кагарга туры киләчәк. Хәзерге кебек 500–800 сумлык штраф белән генә котыла алмаячаклар, кыскасы.

Яңа төзәтмәләр нигезендә, тиешле урында туктамаган өчен дә 3 мең сум штраф түләттерү каралган. Гомуми кулланылыштагы юлдан кар машинасы, мотоблок ише транспортта җилдергән машина йөртүчеләргә дә кесә янчыгын 1–2 мең сумга саегайтырга туры киләчәк. Баланы машинада махсус кәнәфисез йөрткән өчен моңарчы 3 мең сум штраф чәпәгән булсалар, яңа кагыйдәләр гамәлгә керсә, 5 мең сум штраф түләттерәчәкләр. Исерек килеш рульгә утырган, шуңа өстәп әле машинасында бала да йөрткән «тимер ат» ияләре машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүдән тыш, 50 мең сумга кадәр штраф түләргә дә тиеш булачак.

Төзәтмә авторлары яңа төрле штрафлар белән дә «сөендерергә» булган. Шул рәвешле хәзер машинада барганда чүп ташлаган кешеләрне дә җаваплылыкка тарта башлаячаклар. Моның өчен физик затларга – 2 мең сум, юридик затларга 100 мең сумга кадәр штраф салырга җыеналар. Газонда машина калдырган кешегә исә кисәтү ясарга, аннан соң да аңламаса, 1–3 мең сум күләмендә штрафка тартырга тәкъдим итәләр.

Штрафлар арту белән юллардагы тәртип тә артырмы соң? Бу сорауны ТР Иҗтимагый палата рәисе урынбасары  Рафил Ногмановка бирдек.

– Штраф күләме  арту яхшы нәрсә түгел инде ул. Әмма аларның уңай нәтиҗәсе булыр дип саныйм. Тик кагыйдә бозган машина йөртүчегә башта элеккеге кагыйдәләр буенча штраф салсыннар иде. Аннан соң да аңламаса, яңа  кагыйдәләр буенча  җәзага тартырга мөмкин. Шул рәвешле эшләсәләр, дөресрәк булыр иде. «Тонировка»лы машина йөртүчеләргә штраф күләмен арттырулары дөрес. Тулысынча каралтылган машинада кемнең баруы да, машина йөртүченең нинди хәлдә икәнлеге дә күренми. Юлда пычрак номерлар белән йөрү дә дөрес түгел. Машинадан чүп ташлаган өчен күптән штраф сала башларга кирәк иде инде. Чит илдә, шул ук Германиядә, юлда барганда чүп ыргытсаң, өйгә кайтып җиткәндә, штраф язуың көтеп тора. Шуңа күрә анда урамнар  чиста, – ди депутат.

Бер начарның бер яхшысы була дигәндәй, административ кодекска тәкъдим ителгән төзәтмәләр арасында бераз җиңел сулап куя торганнары да бар. Әйтик, киләчәктә кагыйдә бозган машина йөртүчеләрне кулга алу җәзасын бетерергә тәкъдим итәләр. Россия автомобильчеләр федерациясенең Татарстан буенча бүлеге җитәкчесе Рамил Хәйруллин штрафлар белән бәйле төзәтмәләрнең нәтиҗәлелегенә шикләнеп карый.

– Штрафын да арттырырлар, җәзасы да катгыйланыр. Әмма аларның үтәлешен кем контрольдә тотар икән соң? Әйтик, шул ук машинадан чүп ыргыткан машинаны кем күреп алып, җәзага тартырга тиеш була? Юлдагы камерамы? Монда мәсьәлә һаман да шул юлда ЮХИДИ хезмәткәрләре җитешмәүгә барып тоташа. Яңа кергән кагыйдәләрнең үтәлешен контрольдә тотучы булмаса, аларның бер нәтиҗәсе дә булмаячак. Машина йөртүчеләр дә, яңа штрафлардан куркып, беренче вакытта кагыйдә бозмыйча, юлларда тәртип сакларга тырышыр әле. Бер-ике атнадан аларны беркем дә контрольдә тотмавын күреп алгач, кабат элеккеге эзләренә басачаклар», – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

Илнең Административ хокук бозулар турындагы кодексына кертергә тәкъдим ителгән бу төзәтмәләрнең хөкүмәткә кайчан кертеләчәге әлегә билгесез. Юстиция министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта бу тәкъдимнәрне ведомстволар белән килештерәләр. Эшләнеп беткәч, алар regulation.gov.ru порталында басылып чыгачак. Моннан тыш бу төзәтмәләрне Икътисад һәм Финанс министрлыклары да хупларга тиеш.

Динә Гыйлаҗиева

Яңа төзәтмәләр кабул ителә калса, штрафлар күпмегә артачак?

Кагыйдә бозу төре Хәзерге штраф күләме Тәкъдим ителә
Куркыныч йөртү штраф каралмаган 3 мең сум
Даими рәвештә юл кагыйдәләрен бозу (елга өч һәм аннан да күбрәк тапкыр) штраф каралмаган 10–30 мең сум штраф; 1,5 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү
Машинада барганда чүп ташлау штраф каралмаган кисәтү ясала; 2–3 мең сум штраф
Полиция хезмәткәре таләбенә  буйсынып туктамау штраф каралмаган 40 мең сум штраф; 1,5 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү
Балаларны махсус кәнәфисез йөртү 3 мең сум 5 мең сум
Исерек килеш машина йөртү (машинада 16 яшькә кадәрге бала да булса) 30 мең сум штраф; 2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү 50 мең сум штраф; 3 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү
Машина йөртү таныклыгыннан башка машина йөртү 5–15 мең сум штраф 20–30 мең сум штраф; 40–60 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр

 


Фикер өстәү