Эдуард Вафин: «Яңа төр пособие гамәлгә кергәч, 3 яшькә кадәрге балаларга пособие алучылар артачак»

Киләсе елның 1 гыйнварыннан бала тәрбияләүче гаиләләргә яңа төр пособие гамәлгә керәчәк. Әти-әниләрнең айлык акчасы артачак дип тә фаразлыйлар. Бердәм пособиегә кемнәр өмет итә ала? Әлеге төр түләү ничек билгеләнә? Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Эдуард ВАФИН белән сөйләштек.

– Эдуард Яфасович , бердәм түләү нәрсәдән гыйбарәт?

– Яңа бердәм пособие 17 яшькә кадәр бала тәрбияләүче аз керемле гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга кагыла. Ул моңа кадәр гамәлдә булган барлык төр түләүләрне берләштерәчәк. Шул рәвешле, йөклелек чорыннан алып балага 17 яшь тулганчы гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең эзлекле системасы барлыкка киләчәк.

Бердәм пособие гамәлгә кергәч, түләү алу өчен документлар тапшыру тәртибе дә җиңеләячәк. Ягъни хәзерге кебек 3 яшькә кадәр, 3–8 яшь, 8–17 яшьлек балаларга пособие алу өчен аерым-аерым документлар тапшыруның кирәге калмаячак. Бөтен балага бер гариза да җитә.

– Яңалык гамәлгә кергәч, пособие билгеләүнең кагыйдәләре үзгәрәме?

– Юк. Бүген 3–7 яшьлек, 8–17 яшьлек балаларга түләү билгеләүдә нинди кагыйдәләр гамәлдә булса, алга таба да шулай булачак.

Пособие билгеләүнең беренче шарты – ул гаиләнең керем дәрәҗәсе. Матди ярдәм аз керемле гаиләләргә билгеләнә. Гаиләнең уртача айлык кереме Татарстанда җан башына билгеләнгән яшәү минимумыннан артып китмәскә тиеш. Киләсе елда әлеге күрсәткеч 12 мең 219 сум тәшкил итәчәк, дип фаразлана.

Икенчедән, пособие билгеләгәндә гаиләнең милке исәпкә алына. Бүген 8–17 яшьлек бала тәрбияләүче гаиләләргә түләү билгеләгәндә нинди кагыйдәләр гамәлдә булса, алга таба да шулай ук калачак. Кыскасы, күчмә һәм күчемсез милеккә бәя биреләчәк.

Өченчедән, пособие әти-әниләрнең керемнәре расланган очракта гына түләнә. Моңа хезмәт хакы, стипендия һәм башкалар керә. Ягъни «керем нуль» кагыйдәсе исәпкә алына. Әгәр әти-әнинең берәрсе эшләми икән, моңа җитди сәбәп булырга тиеш. Мондый очракта пособие түләнә. Алдан ук ачыклык кертик: хезмәт хакларына бәя биргәндә, керем чоры 12 айга бүлеп исәпләнә. Әти-әнинең берәрсе шул 12 айның бер көнендә дә эшләмәгән икән, ким дигәндә 10 ай буе эшләмәүнең сәбәпләрен аңлатып бирергә туры киләчәк.

– Әгәр кеше шушы 12 ай эчендә бер ай рәсми рәвештә эшләсә, аңа пособие тиешме?

– Пособие алырга теләүче турындагы мәгълүматны башка ведомстволар аша тикшерәчәкләр. Бу очракта, Социаль фонд, ә 2023 елның 1 гыйнварыннан Россия Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды берләштерелгәч, ул әнә шулай аталачак, гариза тапшыручы турындагы мәгълүматны Салым федераль  хезмәтеннән белешәчәкләр. Бер ел эчендә берәр төрле керем алуы расланса, ул эшмәкәрлеккә яки үзмәшгульлеккә бәйле булырга да мөмкин, мондый кешегә «керем нуль» кагыйдәсе кулланылмый.

– Керем булмауга җитди сәбәп булырга тиеш, дидегез. Бу хакта төгәлрәк аңлатсагыз иде. Кайсы очракта әти-әниләргә, эшләмәсәләр дә, пособие түләнәчәк?

– Керемнәрне раслап күрсәтү таләп ителмәгән очракларга аерым тукталыйк:

* күпбалалы гаиләдә әти-әнинең берсе бала караган очракта, тик әти-әнинең икенчесе хезмәт, эшмәкәрлек, иҗади эшчәнлек, пенсия, стипендия һәм башкасына бәйле керемнәрен раслап күрсәтергә тиеш;

* баланың әтисе яки әнисе генә булып, ул бала караган вакытта керемнәрне дәлилләп күрсәтергә кирәкми. Сүз рәсми рәвештә ялгыз бала тәрбияләүчеләр, баланың әтисе яки әнисе үлү, туу турындагы таныклыкта күрсәтелмәү яки хәбәрсез югалучылар турында бара;

* өч яшькә кадәр бала тәрбияләү;

* 18 яшькә кадәр инвалид-бала тәрбияләү, балачактан I төркем инвалид тәрбияләү, I төркем инвалид тәрбияләү, дәвалау учреждениесе белешмәсе нигезендә даими караучы таләп ителгән карт кешене карап тәрбияләү яки 80 яшьтән өлкән кешене тәрбияләү;

* 23 яшь тулмаган гаилә әгъзалары көндез белем алган очракта;

* хәрби хезмәттә булган вакыт һәм армиядән кайтканнан соң 3 ай;

* 3 ай һәм аннан да күбрәк дәваланган очракта;

* эшсезлек чоры, бу очракта мәшгульлек үзәгендә рәсми рәвештә эшсез буларак теркәлү турындагы документ кирәк булачак, ул 6 айга бирелә;

* төрмәдә утырган вакыт һәм аннан чыккач 3 ай;

* 6 айдан яки айлык түләүгә гариза тапшырган көннән 12 атнадан йөклелек чоры;

* гариза тапшыручы яки аның гаилә әгъзалары аз санлы Себер халкына кергән очракта.

2023 елның 1 гыйнварыннан керемнәргә бәйле кайбер үзгәрешләр дә гамәлгә керәчәк. Моңа кадәр баласы авырып өйдә утырырга мәҗбүр булган әти-әниләрдән, эшләмәсәләр дә, керемнәре турында белешмә сорыйлар иде. Яңа елдан мондый гаиләләр, бала өч ай һәм аннан да күбрәк өзлексез дәваланган очракта, керемнәре турында хисап бирүдән азат ителәчәк.

– Бердәм пособие кертелүгә бәйле тагын нинди үзгәрешләр бар?

– Гаиләнең керем дәрәҗәсен билгеләү өчен исәпкә алына торган вакыт аралыгы үзгәрәчәк. Хәзер, мәсәлән, 8дән 17 яшькә кадәр бала тәрбияләүчеләргә пособие билгеләгәндә, без гариза биргән айдан 4 айга артка чигенеп, 12 айлык керемне исәпкә алсак, киләсе елдан 1 айга гына артка чигенә башлаячакбыз. Гаиләдә җан башына туры килгән керемне билгеләү өчен 12 айлык хезмәт хакын кушарга, килеп чыккан санны 12гә һәм гаилә әгъзалары санына бүләргә кирәк.

Ана капиталыннан айлык түләүгә бәйле үзгәрешләр дә бар. Алга таба керемнәре җан башына ике яшәү минимумыннан да түбәнрәк булган гаиләләр, сабыйның гаиләдә ничәнче булып тууына карамастан, балалар өчен яшәү минимумы күләмендә айлык түләүгә өмет итә алачак. Хәзер мондый түләү икенче балага гына каралган. Түләүне билгеләү шарты шул ук – гаиләнең кереме Татарстанда җан башына ике яшәү минимумыннан да артмаска тиеш. Киләсе елда әлеге күрсәткеч 24 мең 438 сум (җан башына яшәү минимумы 12 мең 219 сум булган очракта. – Ред.) тәшкил итәчәк, дип фаразлана.

Яңа төр пособие гамәлгә кергәч, өч яшькә кадәрге балаларга пособие алучылар артачак. Чөнки әти-әниләр берьюлы ике түләүгә – бюджеттан һәм ана капиталы акчасына өмет итә алачак. Бу очракта, киләсе елдан Татарстанда бер балага ярдәм күләме 23 мең 704 сум тәшкил итәчәк. Бердәм пособие һәм ана капиталыннан түләүгә гаризаны 2023 елның 1 гыйнварыннан тапшырырга мөмкин. 17 яшькә кадәрге балаларны бер гаризада күрсәтергә дә ярый.

Тагын бер яңалык йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан хатын-кызларга кагыла. Бүген булачак әниләр эшкә сәләтле кешеләр өчен яшәү минимумының яртысына тиң пособиегә өмет итә ала. Киләсе елдан йөкле хатын-кызлар гаиләнең керем дәрәҗәсенә карап, төбәктәге эшкә сәләтле кешеләр өчен яшәү минимумының 50, 75, 100 проценты кадәр пособие ала башлаячак. 2023 елда эшкә сәләтле кешеләр өчен яшәү минимумы 13 мең 319 сум тәшкил итәчәк, дип фаразлана.

Булачак әниләргә пособие йөклелекнең 12 атнасыннан соң аның мөрәҗәгате нигезендә билгеләнә. Ул медицина оешмасына исәпкә баскан айдан алып, әмма йөклелекнең 6 атнасыннан да иртәрәк түгел, бала тапкан айга кадәр түләнә. Бу – якынча 8 ай дигән сүз.

– Элеккеге кагыйдәләр буенча балага пособие алучы гаиләләргә нишләргә? 1 гыйнвардан бердәм пособие рәсмиләштерергәме, әллә инде документларны яңадан тапшыру вакыты җиткәнне көтәсеме?

– Бала 2022 ел ахырына кадәр туса һәм инде пособие рәсмиләштерелгән булса, әти-әниләр түләү алуның ике юлын сайлый ала. Акча  элеккеге кагыйдәләр буенча ничек бар, шулай түләнәчәк. Теләге булганнар бердәм пособиегә гариза җибәрә ала. Ничек кенә булмасын, гаилә үзенә отышлы булган түләүне алачак.

– Димәк, бердәм пособие алганда гаиләдәге 17 яшькә кадәрге балаларга бер генә гариза тапшырырга кирәк булачак. Ә аларга түләү бер үк дәрәҗәдә билгеләнәчәкме? Моңа кадәр алган түләүләр гаиләнең кереме булып саналачакмы?

– Гаиләдә берничә бала булып, алар 0дән алып 17 яшькә кадәр каралган түләү шартларына туры килә икән, гаризада балаларның барысын да күрсәтергә кирәк. Бу очракта пособие барлык балаларга да бер үк күләмдә билгеләнәчәк. Ә моңа кадәр балаларга түләнгән акча исәпкә алынмаячак.

– Бердәм пособиегә гаризаны Пенсия фонды аша гына җибәреп буламы? Әллә Дәүләт хезмәтләре порталы аша да ярыймы?

– Алдан әйткәнемчә, пособие яңа оешма – Социаль фонд тарафыннан билгеләнәчәк. Россия Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды берләшүдән гади халыкка берни дә үзгәрмәячәк диярлек. Киресенчә, моның уңайлы яклары күбрәк булачак. Мәсәлән, бала туганнан алып аңа 17 яшь тулганчы барлык төр социаль ярдәм чараларын бер урында күрсәтәчәкләр. Пособие билгеләүгә бәйле кагыйдәләр дә бер үк булачак. Хәзер исә алар баланың яшенә карап аерыла. Ә пособие һәр айның өчесендә күчереләчәк. Димәк, киләчәктә бер түләү килде, ә икенчесе юк дип баш катырып утырасы  булмаячак.

Бердәм пособие нинди түләүләрне берләштерә:

– иртә срокта исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга айлык түләү;

– беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә аңа 3 яшь тулганчы айлык түләү;

– 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр (7 яшьлекләрне дә кертеп) балага айлык түләү;

– 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәр (17 яшьлекләрне дә кертеп) балага айлык түләү.


Эдуард Вафин: «Яңа төр пособие гамәлгә кергәч, 3 яшькә кадәрге балаларга пособие алучылар артачак»” язмасына фикерләр

  1. А калган балалар бала тугел чтоли именно аз керемлелар бирасен икан барлык балаларныда тигез курерга хам барсынада бирега кирак

Фикер өстәү