Пособиеләр хакында: Әнигә дә, бәбигә дә ярдәм

Республикада һәр ике сумның берсе балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә тотыла. Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова шулай дип ышандыра. Социаль ярдәм чараларының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын рәсми саннар да раслый. Әйтик, соңгы ун ел эчендә Татарстанда күпбалалы гаиләләр саны ике мәртәбә арткан.

Шөкер, дибез

Танылган җырчылар – Илназ Бах белән Гүзәл Идрисова – күпбалалы әти-әниләр сафында. Өч ул үстерүче җырчы пар бүген дәүләт тарафыннан бирелгән күп кенә социаль ярдәм чараларыннан файдалана. «Балалар кечерәк чакта бушлай сөт продуктлары ала идек. Бик рәхәт булды. Бүген төпчек улыбыз балалар бакчасына йөри. Күпбалалы гаилә буларак, анда тиешле сумманың яртысын гына түлибез. Безгә салым түләгәндә дә ташлама ясала. Җир яки милек салымының икесенең берсен генә түлибез. «Ана капиталы» программасы ярдәмендә торак шартларын да яхшырттык, Аллаһка шөкер. Болар бар да күпбалалы гаиләләргә бик зур ярдәм», – дип сөйләде «ВТ» хәбәрчесенә Гүзәл Идрисова.

Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, соңгы елларда республикада өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр саны арта бара. «2012 елда республикада 24,8 мең күпбалалы гаилә исәпләнгән булса, ун елдан соң аларның саны ике тапкыр артты. Бүген республикада 40,5 мең күпбалалы гаилә яши. Монда республикада әлеге гаиләләргә билгеләнгән түләүләрнең дә өлеше зур», – ди министр.

Билгеле булганча, бүген Татарстанда аз керемле күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүче өч яше тулмаган сабыйларга дару алу өчен 10 мең сумлык сертификат бирелә. Бала туган очракта мондый гаиләгә  9 мең сумлык бала кирәк-ярагы комплекты бүләк итәләр. Айлык кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүче сабыйлар балалар бакчасында бушлай тәрбияләнә. Моннан тыш аз керемле күпбалалы гаиләләргә айлык пособие дә түләнә.

Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, бүген Татарстанда социаль ярдәм чараларына 24,7 миллиард сум акча каралган. Шуларның 11,6 миллиард сумын балалы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтүгә тотарга җыеналар. Шуларның 6,9 млрд сумы – федераль бюджеттан, 4,7 млрд сумы республика бюджетыннан бирелә. «Татарстанда һәр ике сумның берсе балалы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтүгә тотыла», – ди министр.

Үзе дәрәҗә, үзе ярдәм

Быел Татарстанда беренче балага бирелә торган айлык пособие күләме 10433 сумга җитте. 2018 елдан бирле гамәлдә булган әлеге акчалата ярдәм беренче баласы туган яисә тәрбиягә бала алган, айлык кереме төбәктәге ике яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләргә бирелә. Беренче балага каралган пособие быел 37,7 мең кешегә биреләчәк.

3 яшьтән 7 яшькә кадәр пособие баштарак төбәктә балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумының яртысы күләмендә билгеләнә иде. Узган елның апрелендә аны исәпләү кагыйдәләре үзгәртелде. Хәзер аның күләме, гаиләнең айлык кеременә карап, 50 процентка гына түгел (быел – 5216 сум), ә төбәктәге балалар өчен каралган яшәү минимумының 75 проценты (7824 сум) һәм 100 процентына (10433 сум) кадәр җитәргә мөмкин.

«2021 елның 1 июленнән яңа түләүләр кертелде. Матди хәле авыр булган йөкле хатыннарга хәзер өстәмә пособие түләнә. Моның өчен гаиләдә җан башына туры килгән айлык керемнең төбәктәге бер яшәү минимумы күләменнән азрак булуы шарт. Шуннан чыгып, йөклелекнең 6–12 атнасында исәпкә баскан, матди хәле авыр булган булачак әниләргә 5862 сум күләмендә пособие түләнә. 8–17 яшьлек баласын ялгызы гына тәрбияләүче ата-аналарга 6200 сум пособие бирү каралган», – ди Эльмира Зарипова. Сүз уңаеннан, быелдан башлап күп кенә социаль ярдәм чаралары социаль яклау органнарыннан Пенсия фонды карамагына тапшырылды. Әйтик, бала туганда бер тапкыр бирелә торган, балага 1,5 яшь тулганчы түләнелүче пособиеләрне хәзер Пенсия фонды аша аласы.

Министр күпбалалы гаиләләргә ярдәм чаралары турында сөйләгәндә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә республикада кертелгән «Ата-ана фидакарьлеге» медален тапшыру шартларына да аерым тукталды. Ул җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән гаиләләргә тапшырылачак. Бүләккә Татарстанда кимендә 10 ел яшәүче, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, балаларның сәламәтлеге, рухи һәм әхлакый үсеше турында кайгыртучы үрнәк гаиләләр дәгъва кыла ала. «Ата-ана фидакарьлеге» медале белән бүләкләнгән ата-аналарның берсенә 100 мең сум күләмендә бер тапкыр акчалата бүләк биреләчәк», – ди Эльмира Зарипова.

Фәкыйрьлек чабудан тартса

Бүген Татарстанда 254 мең кеше хәерчелек чигендә яши. Шуларның 72 процентын балалы гаиләләр тәшкил итә. Хәерчелек чигендә яшәүчеләр дигәндә айлык кереме яшәү минимумыннан – 10756 сумнан азрак булган гаиләләр күздә тотыла. Мондый кыен хәлдә калган гаиләләргә ярдәм йөзеннән республикада социаль контракт программасы эшли. Хәерчелек чигендә яшәүче гаилә белән 9 айга килешү төзелә. Шушы вакыт эчендә хөкүмәт аларга ай саен билгеле бер күләмдә акча түләп тора. Шул вакыт эчендә гаилә әгъзалары тормыш шартларын яхшырту өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә – эшкә урнашырга, үз эшен ачарга, яңа һөнәр үзләштерергә яисә сәламәтлеген яхшыртырга тиеш. Быел Татарстанда 300дән артык социаль контракт төзелгән. Узган ел әлеге программа ярдәмендә 28,7 мең гаилә яшәү шартларын яхшырткан.

Хәерчелек чигендә яшәүче гаиләләрне якын киләчәктә махсус реестрга да кертергә мөмкиннәр. Россия Дәүләт Думасына керткән яңа закон проекты авторлары моны Бердәм дәүләт социаль тәэмин итү мәгълүмат системасы аша эшләргә тәкъдим итә. «Хәзерге вакытта халыкның керем дәрәҗәсе, хәерчелек чигендә яшәүчеләр саны Росстат идарәсе уздырган тикшеренүләр нигезендә генә исәпләнә. Ул мәгълүматлар исә рәсми документлар нигезендә түгел, күбрәк кешенең үзе сөйләгәннәре нигезендә туплана. Шуңа күрә махсус реестр бик кирәк», – ди проект авторлары.

Йортына газ үткәрү мәшәкатьләре белән йөргән кешеләргә дә ярдәм вәгъдә итәләр. «Быел газны участокка кадәр китерү һәм газ җиһазларын сатып алуга бер тапкыр бирелә торган субсидия түләү турында карар да кабул ителде», – ди Эльмира Зарипова. Әлеге субсидия узган елның 21 апреленнән соң газ тоташтыру турында килешү төзегән кешеләргә биреләчәк. Бөек Ватан сугышы ветераннары, күпбалалы гаиләләр, I һәм II төркем инвалидлар, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр, җан башына уртача кереме 10000 сумнан кимрәк булган гаиләләр өчен субсидия күләме – 80000, җан башына уртача кереме 10000 сумнан 19000 сумга кадәр булган гаиләләр өчен 60 мең сум тәшкил итә.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү