Пациентларда онкология авыруларын иртә ачыклаган табибларга яңа түләүләр расланды

Медицина тикшерүе өчен җаваплы булган табибка беренче тапкыр ачыкланган онкологик авыруның һәр очрагы өчен 500 сум, пациентны онкологка җибәргән өчен 250 сум, ул кешене диспансер хисабына куйган белгечкә 250 сум түләнәчәк. Бу боерыкны сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко имзалады.

Элегрәк бер мең сум онкология диагнозын раслаган табиб-терапевт белән медицина хезмәткәрләре арасында биш өлешкә бүленә иде, алар диагностик тикшеренү билгеләгән, аны вакытында үтәгән һәм пациент артыннан диспансер күзәтү урнаштырган. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

«Түләүләр, диспансеризация үткәргәндә һәм профилактик медицина тикшерүе уздырганда, онкологик авыруларны ачыкларга стимул бирәчәк, дип көтелә. Бу пациентларга вакытында дәвалануны билгеләргә ярдәм итәчәк», — дип аңлаттылар министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Медицина хезмәткәрләренә түләүләр территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондыннан ай саен киләчәк.

Билгеләп үтелгәнчә, 2022 елда хөкүмәт аларга 155 млн сум бүлеп биргән.


Фикер өстәү