Вахитта ике гаилә йортлы булган: «Авыл эшле дә, йортлы да итте»

Кукмара районының Вахит авылында яшәүче ике яшь гаиләгә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча йортлар салып биргәннәр. Яшьләрнең барысы да «Вахит» хуҗалыгында эшли. Шунысы игътибарга лаек: егет һәм кызларның барысы да кайчандыр шәһәрдә, район үзәгендә яшәп, киләчәкләрен авыл белән бәйләүчеләр. 

Рәмилә һәм Таһир Галимуллиннар гаиләсе бер малай тәрбияли. Рәмилә хуҗалыкта икътисадчы ярдәмчесе булып эшли. Таһир хуҗалык җитәкчесен йөртә.

Рәмилә әйтүенчә, әлеге программага яшьләр 2020 елда баскан булганнар. Инде бер елдан соң йортны салып бетереп тапшырганнар да. Программа 80/20 исәбеннән тормышка ашырыла. Ягъни йорт салу чыгымнарының 80 процентын дәүләт күтәрсә, калганына хуҗалык үз өлешен кертә. Йортның мәйданы – 72 квадрат метр.

– Программа артыннан йөргәндә дә авырлыклар белән очрашмадык. Бер ай эчендә документларны җыеп тапшырдык. Авыл Советы да бик булышты. Һәр яктан да таләпләр үтәлгәч, шунда ук ризалык бирделәр. Беренче чиратта икебезнең дә колхозда эшләвебезгә игътибар иттеләр. Икенчедән, бер кешегә туры килә торган квадрат метрлар аз булды, чөнки бер түбә астында җиде кеше яшәдек, – диде Рәмилә Галимуллина.

Шулай ук программага керер өчен хезмәт елларына да игътибар итәләр. Эш стажы 5 елдан арткан булса, тагын да яхшырак.

– Әбинең төп нигезен бетермәс өчен, йортны аның участогына салдык. Аны төзеп бирсәләр дә, барысын да үзебез контрольдә тоттык. Әтиебезнең кулы эш белгәч, ул аеруча тырышты. Йорт салганда аның да өлеше зур булды. Үзебездән бер тиен дә чыгым китмәде. Гаиләбез мондый зур эшне тиз арада башкарып чыга алмаган булыр иде, – ди хуҗабикә.

Ире дә, үзе дә шушы авылныкылар. Берничә ел Казанда яшәгәннәр. 2017 елда авылга күченеп кайтып, хуҗалыкка эшкә урнашканнар. Моңа кадәр яшьләр Таһирның әти-әнисе белән бергә яшәгән. Быел җәен исә үз куышларына күченергә уйлыйлар.

– Без бүгенге тормышыбыздан бик канәгать, – ди яшь белгеч. – Авылда да шәһәрчә яшәп булганын аңлагач, Вахитка кайтып төпләнергә булдык. Безнең авыл бик зур, матур, төзек. Иң мөһиме – икебезнең дә эш урыннарыбыз бар. Улыбыз ясле төркеменә йөри. Аны анда 1,3 яшьлек чагында ук бирдек. Киләчәктә дә авылда торырбыз, дип уйлыйбыз. Биш елдан соң йортны да үзебезгә рәсмиләштерергә телибез.

Вахит авылында мондый бәхет ике гаиләгә берьюлы тәтегән. Аларга кадәр хуҗалыкта биш гаилә шушы ук программа буенча үз куышларын булдырган. Икенче яшь гаилә – Зөлфия һәм Альберт Зариповлар белән дә сөйләштек.

Зөлфия шушы авыл кызы. Белеме буенча мал табибы. Укуы тәмамланмаганга күрә әлегә фельдшер вазыйфасын башкара. Ире Альберт исә тумышы белән Кукмараның үзеннән.

– Мин район үзәген яратып бетермәдем. Күңелем барыбер авылга тартты. Аннан соң, Кукмарада иремә эш табу авыррак булды, шуңа күрә улыбыз тууга авылга кайтырга булдык. Дөрес,  фатирда яшәгән кешегә авылга кайту җиңел булмады. Ике ай узгач, Альберт та авылдагы тормышны ярата башлады.  Монда калырга теләге барлыгын белгәч, хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәеновка эш сорап мөрәҗәгать иттек. Ирем оператор булып урнашты, – ди Зөлфия.

Әлеге программа турында да яшьләргә хуҗалык җитәкчесе җиткергән. Гариза язып тапшырганнан соң, якынча 1,5 ел эчендә яңа йортка күченгәннәр.

– 30 ноябрьдә үз йортыбызга кердек. Без бик канәгать. Барысы да балалы гаиләләргә уңайлы булсын дип эшләнгән. Һәр нәрсә үз урынында. Обойларга кадәр ябыштырылган иде. Безгә бары тик вак-төяк эшләрне карыйсы һәм җиһазлар гына сатып аласы булды. Йорт янында хәтта мунчасына кадәр бар иде, – ди Зөлфия Зарипова.

Әлеге гаиләләр йортны биш елдан соң үзләренә рәсмиләштерә алачак. Шул вакыт узгач, йортның – 10, ә ун елдан соң 1 процентын түләп, тулысынча үзләренеке итәргә мөмкинлек булачак.

– Икебезгә дә эшебез ошый. Авылдан китү турында уйлаганыбыз да юк, – ди Зөлфия. – Вахитта яшәү рәхәт. Барысы да якын урнашкан. Балабызга бакча, мәктәп бар. Кибет, клуб, парк. Асфальт юл салынган. Ә иң мөһиме – яхшы хезмәт хакы булган эшебез бар. Ирем белән икебез кулга 60 мең сум акча алабыз. Миңа калса, авыл җире өчен яхшы хезмәт хакы бу. Ирем дә авылны үз итте. Аралашырга дуслары да бар. Кукмарага баргач та, тизрәк авылга, үз йортыбызга ашкынып кайта.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү