Грипп һәм ОРВИ сәбәпле, Татарстанда ике балалар бакчасы тулысынча ябылган

Эпидемиологик вазгыять сәбәпле, Татарстанның Минзәлә һәм Алабуга районнарында ике балалар бакчасы тулысынча ябылган.

«Авыру балалар белән аралашкан балаларын карантинга җибәрү сәбәпле, ике балалар бакчасы тулысынча ябылган. Республика мәктәпләре элеккеге режимда эшли, карантинга ябылган мәктәпләр юк. 9 февральдән карантинга тулысынча ябылган башка мәктәпләрдә дәресләр гадәти режимда эшли», — диделәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Татарстанда 26 мәктәптә кайбер сыйныф укучылары укырга йөрми. Аерым алганда, грипп һәм тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) сәбәпле, Чаллы, Чирмешән, Питрәч, Нурлат, Минзәлә һәм Лениногорск районнарында, Чистайда ике мәктәптә, Түбән Камада 7 мәктәптә һәм Казанның 11 мәктәбендә сыйныфлар карантинга җибәрелгән.

Укучылар һәм укытучылар көн саен иртәнге медицина фильтры аша уза. Тән температурасы югары булу сәбәпле, бүген 436 укучы дәресләргә кертелмәгән.


Фикер өстәү