Коронавирус белән авырганнан соң сәламәтлеге какшау сәбәпле, Татарстанда алты кеше үлгән.
«1959, 1947 елларда туган ике ир-ат һәм 1958, 1938, 1941, 1935 елларда туган дүрт хатын-кыз ковид корбаны булган», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
Шулай итеп, республикада вирустан барлыгы 1668 кеше үлгән.