Муса Җәлил һәм Илһам Шакировны искә алу чаралары бер атна дәвам итәчәк

Бүген, 15 февраль көнне татар  халкы үзенең бөек уллары – герой-шагыйрь Муса Җәлил белән легендар җырчы Илһам Шакировның туган көне.

“Җиһангирлар” инициатив төркеме һәм “Гөлзадә” студиясе бу ике бөек шәхеснең бергә искә алу тәкъдимен җиткерде. Әлеге идеяне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Муса Җәлил музей-фатиры, матбугат чаралары, күренекле галимнәр, әдәбият-сәнгать әһелләре күтәреп алды.  Әлбәттә инде, мондый зур бәйрәм бер көнгә генә сыеша алмады. Аны 14 февральдән  20 сенә, ягъни Туган тел көненә кадәр  Муса Җәлил һәм Илһам Шакиров атналыгы итеп озынайтырга карар кылдылар һәм игълан иттеләр.

Бу атналыкны  Җәлил шигырьләре һәм Илһам җырлары белән  Владивосток башлый, аннан эстафетаны Новосибирск, Төмәндә, Сургут, Свердловск, Башкортстанда яшәүче татарлар кабул итә. Шулай итеп, марафон Татарстанга да килеп җитә. Бүген бу җәһәттән бик күп чаралар үткәрелә инде. Иртәгә исә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында  республикабызның төрле почмакларыннан кунаклар җыела. Анда зур концерт булачак. Бу акциядә теләгән һәркем катнаша ала.

Атналыкны ачу тантанасында Бөгелмәдә туып үскән якташыбыз, Россия Герое, очучы-космонавт Сергей Рыжиков та онлайн катнашты. Ул  татарстанлыларны зур вакыйга белән котлап, рәхмәтләрен җиткерде  һәм шагыйрьнең “Дуска” дип аталган шигырен сөйләде.


Фикер өстәү