Көрәш турниры кунаклары Минзәләдә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Муса Җәлил исемендәге паркта патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган митинг булды.

Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесенә килүче кунаклар патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган митингта катнаштылар, шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Алар арасында Минзәлә район башлыгы Айдар Сәлахов, Дәүләт Советының рәисе урынбасары, көрәш федерациясе рәисе Марат Әхмәтов, башка дәрәҗәле кунаклар бар иде. Митингта шагыйрьнең төрле телләргә тәрҗемә ителгән шигырьләре яңгырады.
Айдар Сәлахов, район башлыгы:
– Муса Җәлил ике ай дәвамында политруклар курсында укып, Минзәләдән фронтка киткән. Шагыйрьнең эзләре Минзәләдә саклана. Муса Җәлил исемендәге педагогия көллиятендә герой-шагыйрь истәлегенә моннан 70 ел элек ачылган музей эшли, аның экспозицияләре тулыландырып торыла. Балалар, яшьләр аның иҗаты аша тәрбия алалар. Муса Җәлил – безнең горурлыгыбыз.
Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы рәисе урынбасары:
– Татарстанда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган көрәш ярышлары уздыру традициягә әверелде. Ул һәр елны аның туган көне уңаеннан, февраль аенда үткәрелә. Шагыйрь Ватаныбыз өчен көрәшкән. Ә без аның батырлыгын татар көрәше белән бәйләп алып барабыз. Шагыйрьнең тууына 115 ел тулу уңаеннан быелгы турнирны Муса Җәлил белән бәйле булган, биредә чыныгу алган Минзәләдә үткәрергә килештек. Герой шагыйребез ул – татар милләтенең горурлыгы, безнең тормыш образы. Ул бил алышмагандыр, ә Ватаныбыз азатлыгы өчен үзенең үткен каләме, шигырьләре, җырлары, үзенең холкы белән көрәшкән шагыйрь.
Муса Җәлилне искә алу чарасы бер минутлык тынлык һәм һәйкәлгә чәчәкләр кую белән тәмамланды.


Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”


Фикер өстәү