Хезмәттәшебез, язучы Марат Кәбировның яңа китабы сатуга чыкты.
«Киллер» дип аталган китапны бүгеннән китап кибетләрендә сатып алырга мөмкин. Шулай ук аны почта аша да кайтартырга да мөмкин. Аның өчен 8-917-393-09-62 телефоны аша ватсапта яисә инстаграмда @kitaphane_ku аккаунтында заказ ясарга мөмкин. Бәясе — 140 сум.
«Киллер» китабында Марат Кәбировның ике повесте урын алган. «Киллер» һәм «Хөрмәтле мәет әфәнде» геройлары гап-гади кешеләр. Әсәрнең исеме генә түгел, эчтәлеге дә бик үзенчәлекле.