Игътибар күңелне җылыта

Бөтен тирәлегебезгә, милләтебез рухына мөнәсәбәтле булган мәсьәләләрне чишүдә җылы карашлы булган (инде бетәбез, дип лаф орыр вакыт җиткәндә), Ходай тарафыннан мәдәният киңлегенә иңдерелгән Марат Әхмәтов алдында мин чын күңелемнән баш иям! Авыл хуҗалыгы өлкәсендә куйган хезмәтләренең нинди дә ашлы булуыннан һәрберебез хәбәрдар булып яшәдек. Милләтебезнең тамагын туклыкта тоту мәсьәләсен чынлап хәл итү юлларын ачыклады бит ул. Чын мәгънәсендә Марат Әхмәтов – Татарстан җирендә яшәүче барлык халыкларның йортына үтеп кереп, өстәленә муллык, бәрәкәт иңдерүче эшлекле зат. Минем фикеремне, нигезсез дип, берәү дә бәхәскә керә алмас. Бу үзе җаваплылыкның иң югары мөнбәрендә тора торган гамәлләрнең берседер, шәт.

Шулай итеп, мин аның эшләрен хуплап яшәп ятканда, «ВТ» гәҗитеннән миңа шалтыраталар: «Нәкыя апа, әсәрләрнең ничек язылу тарихына кагылышлы «Әсәргә штрихлар» рубрикасы ачып җибәрәбез. Аны Аяз абыйдан башларга булдык», – диләр. Нинди табышмак тапшыру икән ул, дигән аптырауда калдым. Бу гамәлләрне башкару эше гәҗитнең актив хезмәткәре Гөлинә Гыймадовага йөкләтелгән икән. Ниһаять, «ВТ»ның  2020 елның 16 ноябрендә басылып чыккан 164 нче санында «Бөекләр эзеннән» баш астында шушы рубрика башланып та китте. Уңышлар  аларга! Амин!

Гөлинә Гыймадова бер-бер артлы үзенең иҗат җимешләрен укучыларга җиткереп бара. Милләтнең абруен шәхесләр күтәргәнен һәрберебез белә. Беренче чиратта, шәхесләр буларак, галимнәребез, әдипләребезгә таянабыз. Без алар тирәсендә кайнашучылар буларак, шаһитлар сыйфатында кулланылабыз бит. Мин үземне милләт өчен җан атып йөрүче итеп исәпләсәм дә, шәхесләрнең бөеклегендә катнашым бар дигән фикердә түгел. Ләкин минем тирәдә шундый сораулы мөрәҗәгать булганда, фикерләремне әйтергә дә хакым бардыр, дип язарга тотындым. Шәхесләр алар тумыштан шәхесләр булып туалар. Мин гел улларыма да: «Тараканнан кандала тумый», – дим. Шәхесне бернинди юллар белән дә бөгеп тә, буйсындырып та булмый. Ул нинди – ул шундый! Минем өч улым бар: алар өчесе – өч төрле холыктагы, өч төрле характердагы затлар. Без аларны тәрбияләдек, алар нык тәрбияле балалар дип уйлыйм мин. Ләкин кайсыдыр миңа охшаш холыкта, кайсыдыр нәкъ Аяз холкында, кайсынадыр икебезнең холык та салынган. Табигать шундый икән шул. Менә шундый үзенчәлекләрне табу юнәлешенә ачыклык кертү эшенә ялланган икән ул Гөлинә Гыймадова дип аңладым. Алла ярдәменнән ташламасын!

Ай-һай үзенчәлекле адәмнәр ул – ӘДИП, ЯЗУЧЫ дигән атама юлына баскан кешеләр! Шул «ШТРИХЛАР»ны укыйм да, «дөрестән дә нинди үзгә затлар икән алар» дип уйга калам. Тукайны ТУКАЙ иткән үзенчәлекле нәрсә – үҗәтлек инде. Язучыда үҗәтлекнең нинди дәрәҗәдә булуына карап, милләт алдында бәяләнүе дә шуннан килергә тиештер! Әгәр ул зат тотрыклы үҗәтлеген саклый алмый икән, үзеннән-үзе агым читенә чыгарылып ташлана, ярда кала. Бусы инде Ходайдан! Бер Аллаһыбыз биргән һөнәр иясенең дәрәҗәсен тарих кына хәл итә.

Аязлар гаиләсендә дүрт ир бала тәрбияләнделәр. Аларның һәммәсе дә үз юлларын табарлык аңлы балалар булдылар. Мәктәпләрдә әйбәт укыдылар, хезмәтләрендә дә үз юлларын таптылар. Алар арасында Аяз үзгә иде. Минем Наҗия апам алар гаиләсендәге килен булганга, белеп үстем. Мирсәет әтием белән Мөгаттәрә әниемнең уллары дүртесе дүрт төрле булдылар. Әти гомере буена Аязны үзгәртеп тәрбияләргә тырышты. Чөнки ул укытучы иде. Дөрес эшләгәнме икәнлеге турында укытучылар уйлансын. Әни Аязны ничек бар, шулай булуына түзеп яшәде. Әти еш кына: «Кешенең балалары укып бетерә дә, колхозда эшләп, акча кайтара башлый», – дигәнрәк фикер әйтә торган булган. Аязның да акча эшлисе килгән, билгеле. Ләкин ничек итеп эшләргә соң? Сугыш елларындагы авыр тормыш теләсәң-теләмәсәң дә нужа арбасына җиккән ул буын балаларын. Аяз өчен анысы да киләчәге өчен тәрбия чыганагы булган. Әгәр шул ачы сабакка юлыкмаган булса, Аяз «Дүртәү» повестен язарга каян алыр иде соң түлне? Әгәр шундый тормыш мәктәбенә юлыкмаган булса, ай-һай авыр булыр иде Аязга ЯЗУЧЫ булып китү. Ул бит язучы булып туган. Һәр язучы ниндидер мәктәп узгач кына ЯЗУЧЫ булып формалаша ала икән дигән нәтиҗә чыгара алырга хокукым бар кебек. Мин һич әйтмим, шундый һөнәргә ия булыр өчен Аяз кебек нужа чик дип, яисә Аяз кебек тоткынлыкта утыр, дип. Һич алай түгел. Бу һөнәр иясенең дә тәкъдиренә язылган юлдаш – ЯЗМЫШ булу кирәк шарттыр шул, нишләмәк кирәк…

Нурихан Фәттах иҗатына кагылышлы «ШТРИХлар» бирелде. Нурихан Фәттах холкы, характеры белән ничек матур итеп ачыла анда. Нинди үзенчәлекле, нинди үҗәт эшлекле зат булган ул. Аның яшәве бөтенләй Аязча түгел. Ләкин ул – милләтебез горурлыгы булырлык ЯЗУЧЫ. Нурихан белем багажын үзенчә туплап, артык аралашмыйчарак, шул ук вакытта фикердәшләр белән элемтәсен дә өзмичә яшәргә яраткан. Үз тормышын физик хезмәте белән дә оештыра ала торган эшлекле кеше булган. Иҗат йортларына йөрү белән дә мавыкмаган. Нурихан көннәр буе белем эстәгән, төннәр

буе шул белеменә баш миендә фәлсәфи фикер дә өстәп, янәдән якты көндә кәгазь битләренә төшергән. Шундый авыр хезмәткә ялланып эшләргә кем мәҗбүр иткән аны? Кем аңа акча түлим дип тора? Ничә еллар буе казынган хезмәтеңнең беркемгә дә кирәге булмаса? Аның бит гаиләсе бар. Хатын аның шушындый үҗәтлегенә ничек түзеп яшәргә тиеш соң?! Уйлап карасаң, уеңның төбе юклыгына гаҗәпләнерлек! Дөрестән дә, кем аңа акча бирәм дип торган! Вәт хикмәт нәрсәдә. ЯЗУЧЫ исеме алыр өчен тырышканмы ул? Юк! Һич юк! Ул МИЛЛӘТ күгендә яктылык нуры кабызырга тырышкан! Нурихан – милләтенең үткән тарихында казынып, фактларга таянып, милләт мирасы булырлык әдәби әсәрләр тудырган изге зат! Хатыны Руфина ханым аның куйган максатларын аңлаган хәлдә, икешәр смена авыруларга хезмәт күрсәтеп, Нуриханын ЯЗУЧЫ итәргә тырышкан. Нуриханның, бәлки, икешәр ел дәвамында бернинди керемсез эшләгән чаклары да булгандыр. Ә Руфина гаиләгә кирәкле матди мөмкинлекне тудыра алган. Руфина ханым алдында ни өчен хәзер безнең дәүләтебез җаваплылык сизми икән? Нурихан исән вакытта аңа бит халык язучысы исеме дә бирелгән иде югыйсә. Вафатыннан соң халык язучысы түгел микәнни ул?! Уйлап карасаң, Руфинаның батырлыгы таңга калырлык бит! Хәзерге хатын-кызлар белән чагыштырып карыйм да имәнеп китәм. Хәзерге хатын-кыз: «И-и, ирмени ул, машинасы юк, торырга йорты юк һ.б.», – дияр иде. Дөрестән дә, Нурихан белән Руфина, бүрәнәнең ике башыннан  күтәреп, бүгенге Руфина яшәп ята торган йортны торгыздылар…

«ШТРИХЛАР» кемгә нинди мәгълүмат бирәдер, миңа килеп җиткән фикерләр дә үзгәдер. Бүген төнлә уйлап яттым да, ул гел каләм белән язган икән. Каләм белән язганны нәширләр кабул итмәгәч, машинка да булдырган, билгеле. Анысы да артык авыр хезмәт бит әле аның! Монысын Аяздан үзгә хезмәт буларак дип кабул итүем. Аяз гомере буена чаты-чоты машинкада гына басты. «Каләм тотып яза белмим», – ди торган иде. «Акча алганда кул куярга гына каләм алам мин кулыма», – дип тә шаярта торган иде. Бусы вак үзгәлекләр генә. Саный китсәң, байтак аермалыклар бар икән лә ул. Ничек кенә булмасын, замандашлар булып, уртак тел табып, язмышыбызга буйсынып яшәгәнбез. Язмышларыбыз бер чамада ич. Нуриханыбызның урыны җәннәттә булсын! Амин!

Инде килеп 25 декабрьдә чыккан гәҗиттә Мөхәммәт Мәһдиевкә багышланган «ШТРИХЛАР»НЫ укыдым. Мөхәммәт Аязымның аерата яраткан язучысы булды. Аяз бик күп каләмдәшләрен якын итте, яратты. Ә Мөхәммәтне ул ГАЛИМ дә, ЯЗУЧЫ да буларак,  үзенчәлекле шәхес итеп кабул итте. Аяз һәм Мөхәммәт еш кына әдәби атналыкларга бергәләп чыгып китәләр иде. Аяз сәфәреннән кайткач: «Карчык, әдәби атналыкка Мөхәммәт белән аралашыр өчен генә булса да чыгарлык. Аннан бик күп нәрсәләргә өйрәнәм мин. Аның галимлегенә хәйран калам…» – ди торган иде. Аяз Мөхәммәт белән кунакханәләрдә бер бүлмәдә яшәргә ярата иде. Мөхәммәт үзе дә Аязга тартылды. Мөхәммәтнең иҗаты – татар халкы өчен аерата кадерле хәзинә. Ул – менә нәкъ без яшәгән чорның тарихын әдәби образлар аша тарихка беркетеп калдыручы. Аның яшәү рәвеше дә Аязча да түгел, Нуриханныкына да охшамаган.

Кемнәрдер бу язмаларны әсәргә кагылышлы мөнәсәбәттә кабул итәдер, ә мин өч язучының өч төрле яшәү рәвеше итеп кабул итәм. Һәм беребез дә ялгышмыйбыздыр. Аяз бөтенләй үзгә тормыш белән яшәде. Узганы узган инде. Аяз күргәннәрне Аязны яратмыйча кабул иткәннәргә дә күрергә язмасын! Аяз фаҗигасе – илебез кичергән бәхетсезлекнең бер чаткысы…

Менә үз-үзем белән сөйләшеп, күңелемә килгәнне теркәп куярга булдым әле. Гәҗиттә дә бәлки басарлар дип уйлыйм. Аларның да «ШТРИХЛАР»га укучының тәэсирен ишетәсе килә торгандыр бит.

НӘКЫЯ ГЫЙЛӘҖЕВА

26 декабрь, 2020


Фикер өстәү