Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе: “Мусал Җәлил исемендәге ярышны кабул итү безнең өчен дәрәҗә”

Иң көчле паһлеваннар ярышы. 12-13 февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган милли көрәш бәйгесе узачак. Быел мәртәбәле турнирны Минзәлә шәһәре кабул итә. Бу очраклы түгел. Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев әлеге турнирга багышланган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.

– Минзәлә шәһәре өчен бу ярышны оештыру хокукын алу бик зур дәрәҗә. Әһәмиятле турнир белән горурланабыз. Ярышлар очраклы гына бездә узмый. Минзәлә шәһәре белән Муса Җәлил исеме тыгыз бәйләнгән. Герой-шагыйрь 1941 елда бу калада ике ай дәвамында хәрби-сәяси курсларда белем ала. Фронтка Минзәләдән китә. Минзәләдә аның дуслары да була. Каланың данлыклы педагогия көллияте дә Муса Җәлил исемен йөртә. Парк, урам бар. 70нче елларда Минзәләдә аның бюсты куелды. 2017 елда без аны яңраттык, кызы Чулпан ханымны чакырып, ачтык. Бәйгегә килгән көрәшчеләр бил алышып кына калмыйча, тарих белән дә танышып кайтып китәрләр. Быел Муса Җәлилның тууына 115 ел тула, – диде ул.


Фикер өстәү